Балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте санын киметү һәм профилактикалау, урамнарда һәм юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук балаларны яңа уку елы башына транспорт мохитенә адаптациясен яхшырту максатыннан район буенча ЮХХДИ бүлеге 17 августтан 11 сентябрьгә кадәр «Игътибар: балалар!» исеме астында профилактик чаралар уздыра.
Агымдагы елның алты ае эчендә, республика территориясендә 158 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 6 бала һәлак булган, 167 җәрәхәт алган. һәлак булган балигъ булмаганнарның дүртесе транспорт чарасы пассажиры, икесе җәяүле, аларның өстенә исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр килеп менгән.
Балигъ булмаган велосипедчылар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы аеруча борчу тудыра. 19 юл-транспорт һәлакәтендә 19 бала зыян күргән. Мондыйаварияләрнең артуы, шул исәптән безнең районда да, күзәтелә.
2020 елның 7 аенда район территориясендә 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, тагын 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгында 3 авария булгән, аларда 3 балигъ булмаган бала җәрәхәт алган. Бу фаҗигаләрнең төп сәбәбе - транспорт чарасы руле артында булган кешеләрнең җавапсызлыгы.
Профилактик чаралар вакытында автоинспекция хезмәткәрләре аерым игътибарны балаларны йөртүгә, мәктәпләрнең уку елы башлануга әзерлеген тикшерүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә конкурслар үткәрүгә бирә. Шулай ук уку дәресләре башлануга гомуми белем бирү учреждениеләре янында юл-патруль хезмәте постларын урнаштыру планлаштырыла.
Водительләр! Балалар тормышын куркыныч хәлгә куймагыз. Үз юлларыгызда кечкенә җәяүлене күргәч, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметегез, чөнки еш кына балаларның үзләрен ничек тотачакларын алдан әйтеп булмый. Әгәр балаларның ниятләре сезгә аңлашылмый икән, берничә кат сигналга басарга тартынмагыз. Сезне регулировкасыз җәяүлеләр юлына, җәмәгать транспорты тукталышларына килеп җиткән чакта игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз. Балаларның юлда куркынычсызлыгына ата-аналарның да аерым игътибар бирүе мөһим. Аларның көндәлек активлыгын контрольдә тотарга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеген үз үрнәгең белән күрсәтергә кирәк.
Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХХДИ бүлеге.
Фото ачык интернет чилтәреннән.