Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2020, 18:40

Башкортстанда балаларны гриппка каршы вакцинацияләү 25 августта башланачак

Башкортстанга гриппка каршы вакциналарнып беренче партиясен китерделер. Балаларга прививкаларны 25 августтан башлаячаклар.

Башкортстанга гриппка каршы вакциналарнып беренче партиясен китерделер. Балаларга прививкаларны 25 августтан башлаячаклар. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә БР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Ирина Кононова хәбәр итте.

Республикада агымдагы санитар-эпидемиология вәзгыяте турында сөйләгәндә, Ирина Кононова 24 августка яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 7 567 кешегә җитүен хәбәр итте. Тәүлек эчендә республикада COVID-19 зарарлануның 33 яңа очрагы расланган. Барлыгы 6 740 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 7се – соңгы көндә.

Йогышлы авырулар өчен әзерләнгән койка фонды 50 проценттан да ким булмаган күләмдә кулланыла. Медицина учреждениеләрендә шәхси саклану чаралары буенча – 2-2,5 айга, дарулар буенча ике айдан алып алты айга кадәр кирәкле запас булдырылды.

Ирина Кононова шулай ук 24 августта республика районнарына «сәламәтлек поездлары» юл тотты, дип хәбәр итте. Алар составына мобиль ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, күчмә диагностика комплекслары, стоматология модульләре керә. Табиблар бригадалары Республика медицина оешмаларының әйдәүче белгечләреннән тора.

Читайте нас: