Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2020, 14:05

Депутаттан азык-төлек җыелмалары

Күптән түгел Миядек авылында яшәүче 45 кеше түләүсез нигездә азык-төлек җыелмалары алды. Алар арасында 18 тыл хезмәтчәне дә бар. Аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар. Моннан тыш, азык-төлек җыелмаларын күп ба­лалы аз керемле гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар һәм авыр тормыш хәленә юлыккан кешеләр алды.

Бу хәйрия акты РФ Дәүләт думасы депутаты И.Бикбаев ярдәмчесе, җирле авыл Советы депутаты Руслан Фатый­хов һәм, шулай ук депутат ярдәмчесе, Руслан Бәдретдинов инициативасы белән оештырылды. Иганәчесе - «Гаджет Уфа» компанияләр төркеме директоры Дмитрий Кяримов. Азык-төлек наборларын адресатларга илтеп тапшыруда во- лентерлар катнашты.

Читайте нас: