Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2020, 18:55

Җәяүле булу хәзер уңайлы

Без сезнең белән шәһәрнең төп урамы үзгәрүенең шаһитлары булып торабыз. Июнь аенда гына гәзит битләрендә Ленин урамы буенча тротуарны асфальтлау алдыннан нинди әзерлек эшләре алып барылуы турында язган идек. Бүген исә шәһәр халкы аның буенча Горшков урамыннан Матросов урамына кадәр ирекле йөри ала.

Параллель рәвештә юлның икенче ягында да, дәваханә яклап та эшләр тәмамланып килә. Ә «Уфа газ компаниясе» җәмгыяте бригадасы, шул ук вакытта, яңа участокка - Зарипов урамыннан Шәйморатов урамына кадәр булган арага күчә.

Эшчеләр белән очрашу вакытында алар су үткәрү лотокларын монтажлау белән шөгыльләнәләр иде һәм шулай ук аларга җәяүлеләр зонасын машина йөрү өлеше белән тоташтырырга кирәк. Шул вакыт эчендә алар өч мең бордюр урнаштырганнар.

«Моннан тыш яктырткычларга заказ бирдек, алар килү белән эшчеләр аны урнаштыра башла­ячаклар. Яктырту кабельләре инде үткәрелгән», дип өстәде шәһәр хакимияте башлыгы урынба­сары Данил Дәүләтов.

Хәтерегезгә төшерәбез, бу елның апрель ахырында башланган, Ленин урамы буенча җәүялеләр киңлеген төзекләндерү, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында бара.

Читайте нас: