Җәйге ял су коенусыз буламы соң? Юк, әлбәттә. Суга чуму һәм рәхәтләнеп йөзү - бу яхшы, хәтта файдалы да. Әмма гади генә кагыйдәләрнең балалар һәм зурлар тарафыннан еш кына онытылуы барысын да бозарга мөмкин.
Күңелсез статистика шуны раслый: агымдагы ел башыннан бирле Башкортстан Республикасында 140 тан күбрәк кеше суда батып үлгән.
Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре:
1. Йөзә белмәү.
2. Спиртлы эчемлекләр куллану.
3. Балаларны караусыз калдыру.
4. Суда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу.
Әгәр зурлар, нигездә үзләренең ваемсызлыгы аркасында һәлак булса, балаларның үлеме, кагыйдә буларак, әти-әниләр намусында. Статистика шуны раслый, батучыларның дүрттән берен диярлек 16 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә.
Хәтердә тотыгыз!
Суда ял итү барышын коткару станцияләре яки постлары эшчәннәре саклаган, җиһазландырылган пляжларда гына су коену хәвефсез.
Сукергәндә,йөзүөчен чикне күрсәтүче буйлардан узарга ярамый, чөнки ары таба чокырлар, көчле агымлы урыннар булуы ихтимал.
Еракка йөзеп, арыганлык сизсәгез, югалып калмагыз һәм тизрәк ярга барып җитәргә омтылмагыз. Суда, аркага ятып Һәм кул-аякларны җиңелчә хәрәкәтләндереп, ял итеп алырга кирәк.
Әгәр су әйләнмәсенә эләксәгез, үпкәгә күбрәк һава җыегыз, суга чумыгыз һәм, читкә таба көчле омтылыш ясап, өскә йөзеп чыгыгыз.
Әгәр агым эләктереп алса, аның белән көрәшергә тырышмагыз. Агым буйлап аска йөзегез, акрынлап, ярга якынаегыз.
Махсус җиһазланмаган урыннардан беркайчан да суга сикермәгез: баш белән су төбенә, ташка яки башка әйбергә бәрелү, тиз арада аңны югалту, травма алу һәм һәлак булу ихтималы бар.
Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә тимичә һәм кискен хәрәкәтләр ясамыйча, суның өстендәрәк йөзәргә тырышыгыз. Әгәр дә куллар яки аяклар сабакларга уралса, тукталып, «калкавыч» торышы алып, алардан арыныгыз.
һава тутырылган матрацларда, автомобиль камераларында һәм мендәрләрдә йөзмәгез. Җир яки агым аларны ярдан еракка алып китәргә, ә дулкын китереп бәрергә мөмкин. Әгәр һавасы чыкса, алар йөзә алмый.
Әгәр балаларның күпләп су коенуы үткәрелсә, зурларның тәүге бурычы - пляжга килгән балаларны суга кергәнче санап чыгу. Йөзә белмәгән балаларга билгә кадәр генә суга керү рөхсәт ителә. Су коенганнан соң аларны кабат саныйлар. Су коенган вакытта, һичшиксез, балаларны җентекле күзәтүне тәэмин итүче дежур йөзүче-коткаручылар билгеләнергә, ә кирәк чакта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш.
Күп гражданнар өчен су коену һәм ишкәкле судноларда йөрү суда ял итүнең яраткан төре булып тора. Тик, суда йөрү дә, әгәр гади, шул ук вакытта мөһим кагыйдәләрне белмәсәң яки аларны үтәмәсәң, су коену кебек үк, авыр фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
Көймәгә утырганчы, иң элек аны яхшылап карап чыгу һәм аның төзеклегенә, шулай ук аңарда ишкәк чөе, ишкәкләр һәм су түгү өчен чүмеч булуына ышану зарур. Көймәдә коткару түгәрәге һәм пассажирлар санынча коткару жилетлары булу мәҗбүри.
Көймәдә ничә пассажир алырга мөмкин булу турында язылган була. Шуңа да көймәгә нормадан артык кеше утыртырга, шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны зурлардан башка утыртырга ярамый. Дулкын көчле булганда да көймәдә йөрү тыела.
Көймә хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк, урындагы җирлек елгалары һәм сулыкларында район күрсәтмәләрендә билгеләнгән хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозарга ярамый.
СУ КОЕНГАНДА ХӘВЕФСЕЗЛЕК ЧАРАЛАРЫ
Су коену иртән яки кич, кояш кыздырган, тик кояшта яну куркынычы булмаганда, яхшырак.
Суның температурасы 17-19 градустан да түбән булмаска тиеш, суда 20 минуттан да күбрәк тормаска киңәш ителә: ә суда булу вакыты акрынлап, 3-5 минутлап арттырылырга тиеш.
Берничә тапкыр, 15-20 минут дәвамында коену яхшырак, тән артык суынганда көзән җыерулар, сулыш алу тукталу һәм аңны югалту бул ырга мөмкин.
Озак вакыт кояшта булганнан соң суга керергә яки суга сикерергә ярамый, чөнки тән суда салкынайганда мускуллар кыскара, бу исә йөрәк туктавына китерергә мөмкин.
Суга эчкән килеш керергә ярамый, чөнки спиртлы эчемлек баш миенең тамырлар кысылу һәм киңәю үзәген яба.
Күперләр,причаллар,пристаньнардан сикереп, суга чумарга, якыннан баручы көймәләр, катерлар һәм судноларга таба йөзәргә ярамый. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге.