Урман янгыннары - ул урман биләмәсендә үсемлекләрнең контрольсез януы. Куркынычлыгы тиз һәм стихияле таралуда, аның белән көрәшү катлаулы, ә нәтиҗәләре янган территориядә флора һәм фаунаның озак тергезелүе, төбәк территориясенә экологик, икьтисади, матди, кешеләр сәламәтлегенә физик һәм психологик зыян килүдә.
Урман янгыннары килеп чыгуның сәбәпләре: Ут белән саксыз эш итү (туристларның, сунарчыларның битарафлыгы, сүндерелмәгән шырпылар, учаклар, тәмәке төпчекләре, автомобиль глушителеннән чыккан очкын һ.б.).
Ут кабызу өчен тиз янып китүчән материаллар куллану.
Агач хәзерләгәндә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу (янып китүчән матдәләрне сөрткән әйберләрне ташлау, тәмәке тарту яки машиналар янында ягулык белән эшләүче ачык ут куллану һ.б.). Язгы һәм көзге чорда контрольдә тотылмаган авыл хуҗалыгы янгын- нары(печәнлекләрдә,көтүлекләрдә үлән яндыру).
Агачларга, хәзерләнгән утынга, торфлыкка якын урыннарда учак ягу, чүп-чар яндыру.
Урманнарда кояш кыздырганда линза ролен үтәрдәй шешәләр, пыяла кисәкләре калдыру.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 18 июнендәге 618-р санлы күрсәтмәсенә ярашлы, 22 июньнән урман фонды территориясендә янгынга каршы аерым режим гамәлдә.
Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре халыкны янгын куркынычы булган вакытта урманга чыгудан тукталып торырга чакыра. Әгәр урманга барырга туры килсә, янгыннарны булдырмас өчен урманда булу кагыйдәләрен үтәү бик мөһим һәм алар һич тә катлаулы түгел:
- Чиктән тыш кирәк кенә булмаса, урманда учак якмагыз. Әгәр учак бик кирәк икән, грунтны мүкләрдән һәм лишайниклардан, коры ылыстан, ботаклардан тиз генә чистартырлык урын сайлагыз. Учак өчен урынны, аның әйләнәли киңлеге 0,5 - 1 метр чиста җир булырлык итеп казыгыз. Учак ягу өчен елгаларның, күлләрнең комлы яр буе, үлән үсмәгән сукмак һәм ур ман ызаннары, чиста канаулар хәвефсезрәк була.
- Учак яныннан аны тулысынча сүндереп бетермичә китмәгез. Учакка су сибегез, көлен таратыгыз, бер генә очкын, бер генә күмер дә калмавына инаныгыз. Учакны кимендә 10 сантиметр калынлыкта туфрак белән күмәргә мөмкин.
- Яшь ылыслы урманда, элеккеге янган урыннарда, торфлыкларда, корыган камышларга якын участокларда учак ягарга ярамый. - - - Учак өчен урынны агачлар астына, киселгән төпләр янына, агач калдыклары һәм торф булган урыннарда сайламагыз. Торфлыкка, агач тамырлары астына, ташлар арасындагы тирән ярыкларга эләккән аз гына утны да һәм хәтта күрәп утыруны да сүндерү бик авыр.
-Урманда йөргәндә тәмәке тартмагыз, юлда, инеш буенда, елга яки күл ярларында тартыгыз. Тәмәке төпчеген, трубкадагы тәмәкене ныклап сүндерегез.
- Кабызылган шырпыны ташламагыз, аны сүндереп бетерегез.
- Яндырып җибәрергә сүс, кәгазь һәм ау мылтыгы өчен мамыкны фай - даланмагыз. Бары тик майланган киез яки бөкесыман кабызгычлар кулланырга мөмкин.
- Урманда шешәләр (пыяла кисәкләре) калдырмагыз: Караусыз калдырган гади шешә кояш нурла ры астында үзенчәлекле линзага әверелергә һәм урманда янгын чыгарырга мөмкин.
Хәтергә төшерәбез, РФ КоАП ст. 1 өлешенә ярашлы, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен административ җәза каралган:
- штраф гражданнарга 2-3 мең сум күләмендә; вазифалы кешеләргә - 6-15 мең сум; юридик берәмлек булдырмыйча эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә - 20-30 мең сум;
- юридик берәмлекләргә - 150200 мең сум.
Территориядә янгынга каршы аерым режим кертелгән шартларда штрафлар күләме 2 тапкырга арта.
Ут белән сак булыгыз. Ә янгынны күргән очракта, кичекмәстән, түбәндәге номерлар буенча янгын каравылына шалтыратыгыз: стационар телефоннан - «01», мобиль телефоннан «101».
Эльвира ИБРАҺИМОВА, Дүртөйле районара күзәтү эшчәнлеге һәм профилкатик эш бүлегенең өлкән дознавателе.