-4 °С
Кар
Бу елның апрель азагында башланган Ленин урамы буенча җәяүлеләр юлын төзекләндерү дәвам итә. Эшләрне шәһәр хакимияте заказы буенча подрядчы оешма «Уфа газ компаниясе» җәмгыяте алып бара.
Бүгенге көнгә эшчеләр җирнең уңдырышлы катламын - кара туфракны чыгарган, ары таба ком-гравий катнашмасы кертәчәкләр, вак таш һәм асфальт җәячәкләр. Тиздән шәһәрдә яшәүчеләр булачак тротуарның тәүге торышын күрәчәк, ул урамның бөтен озынлыгына сузылачак. Эшләр октябрь ахырына тәмамланырга тиеш.