Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2020, 17:35

Ярдәм хезмәте

«Без яңа коронавирус пандемиясе чорында бер генә көн дә эштән тук­тап тормадык. Дөрес, 52 хезмәткәребезнең бер өлеше үз бурычларын өйдә торып башкарды», - диде безгә Халыкны со­циаль яклау буенча респу­блика үзәгенең район фи­лиалы директоры Рафаэль Гатауллин.

«Без яңа коронавирус пандемиясе чорында бер генә көн дә эштән тук­тап тормадык. Дөрес, 52 хезмәткәребезнең бер өлеше үз бурычларын өйдә торып башкарды», - диде безгә Халыкны со­циаль яклау буенча респу­блика үзәгенең район фи­лиалы директоры Рафаэль Гатауллин.

Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ары таба үзәк директо­ры урынбасары Зөһрә Садыйкова белән сөйләшүебез, әлбәттә инде, нигездә әлеге катлаулы чорда учреждениенең эшчәнлеге турында барды. Өстәвенә, әлеге хезмәт эшчәннәре биш, шул исәп­тән безнең районда яшәүчеләрне хезмәтләндерә. Аларга, төрле түләүләр юллап, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренко муниципа­литетларында яшәүче гражданнар да мөрәҗәгать итә.

Гамәлдә, югары әзерлек чо­рында, аз тәэмин ителгәннәргә һәм балалары булган гаиләләргә барлык түләүләрнең дә сроклары ил җитәкчелеге күрсәтмәләренә ярашлы, автоматик рәвештә озай­тылды. Коммуналь хезмәтләргә түләүгә (гадәти режимда аларга хокук һәр ярты ел саен яңартылырга тиеш) субсидияләр белән дә шулай.

РФ Хөкүмәте күптән түгел ха­лыкны социаль яклау буенча яңа чаралар кертте. Алар исәбендә 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә түләү. 20 майдан учреждениедә аңа гаризалар кабул ителә башлады. Түләү күләме 4894 сум тәшкил итә. Аңа хокугы булганнар әлеге акча­ларны алуга тиешле мәгълүматлар белән гаризаны нигездә «госуслуги» порталы яки Күпфункцияле үзәк аша бирә. Монда бер җитди аныклау бар. Исәпләү өчен керем, гариза биргәннән башлап, алты айны чигереп алына, ягъни икъти­сади яктан тотрыклырак чор исәпкә керә. Бүгенге көнгә хезмәткә әлеге төр социаль ярдәм алуга 3,5 мең гариза килгән.

Күптән түгел законда беренче балага 3 яшькә кадәр пособие алучыларга кагылган үзгәрешләр барлыкка килде. Әлегә кадәр аны исәпләгәндә керемгә элек алынган түләү күләме кертелә иде, хәзер моны эшләмиләр.

Хезмәтнең клиентлары арасында авыр тормыш хәлен җиңеләйтүгә 10434 сум күләмендәге адреслы ярдәм алу мөмкинлегенә ия бу­лучылар бар. Алар - намус белән эшләгән, тик аз тәэмин ителгәннәр исәбенә кергән һәм тагын да, һичшиксез, районара Гаилә үзәге патронажында булган гаиләләр. Аларныңтормыш дәрәҗәсетиешле комиссия әгъзалары тарафыннан ачыклана һәм түләүне билгеләү турындагы мәсьәлә 3-6 ай эчендә хәл ителә.

Махсус режим чорында кайнар линия телефоннары эшләде, алар әле дә гамәлдә. Июнь башыннан нигездә учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә үзләренең эш урыннарына кайтты. Хезмәттә граж­даннарны кабул итү әлегә алдан язылу буенча алып барыла.

Әлеге чынбарлыкта хезмәт со­циаль челтәрләрдә мәгълүмати- аңлату эшләрен актив алып бара. Учреждениенең Вкон­такте челтәрендә үз группасы бар, анда нигездә гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм МФЦ РГАУ белән хезмәттәшлек бүлеге началь­нигы Римма Шакирова шөгыльләнә. Ул тәҗрибәле, белемле социаль хезмәткәр, биредә 2005 елдан бирле эшли. Оешманың төп подразделениеләренең берсе - клиентлар хезмәтенә җитәкчелек итү тагын да һәр кеше белән уртак тел табу, аралаша белү дә таләп итә. Белгеч үзендәге шушы сый­фатларны челтәрләрдә кешеләр белән аралашканда да, әйткәндәй, эш сәгатьләреннән тыш та, куллана.

«Гомумән, клиент хезмәте - ул нигездә безнең кадрлар әзерләү урыны, күп кенә соци­аль хезмәткәрләр үз эшен шунда башлаган, тәҗрибә һәм белем туплаган», - диде әңгәмәдәшебез. Әйткәндәй, ул үзе дә филиал­дагы 22 елының 16 сында шушы подразделениедә хезмәт сала.

Дүртөйле филиалында лаеклы хезмәткәрләр аз түгел, бәйрәм көнендә аларның исемнәрен телгә алу да урынлы булыр. Араларында биредә күп еллар эшләгәннәр дә, зур өметләр баглаган яшьләр дә бар.

ЖКХ буенча түләүләр бүлеген­нән Рәсимә Нафикова, контрагент­лар белән эшләү секторы мөдире Рита Хәйдәрова инде 25 елдан да күбрәк социаль яклау система­сында. Әйдәүче эксперт Лилия Бакирова, билгеләүләр бүлеге начальнигы урынбасары Нәфисә Миргаляуова, баш эксперт Людми­ла Мәрдамшина, балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм чара­лары билгеләү бүлеге начальнигы Алсу Тимашева, льготалы һәм аз тәэмин ителгән категорияле граж­даннарга социаль ярдәм чарала­ры билгеләү бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова социаль хезмәткә шактый еллар багышла­ган. Түләүләр бүлеге мөдире Резеда Ильясова, әйдәүче белгеч Гөлназ Шәмсиева да мактау сүзләренә генә лаек. Хәзер эштә гамәлдә бөтен нәрсә Интернет челтәрләре, компьютерлар белән бәйле. Гаджетларның өзеклекләрсез эшләвен программист Ирина Шәйхетдинова тәэмин итә. Яшь эшчәннәр арасында әйдәүче экс­пертлар Алина Мөкъсинова һәм Гөлшат Сәмигуллина, сектор мөдире Ирина Гыймалтдинованы да җитәкчелек яхшылар исәбендә телгә ала.

Читайте нас: