Юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәннәре язгы җылы көннәр башлану белән автомобиль юлларында чокырларны ремонтлауга кереште. Бераздан, бер үк вакытта диярлек, шәһәрнең Мусин һәм Зәйлалов урамнарында юлларны капиталь ремонтлау башланды.
Юл мастерлары Илдар Ганиев һәм Шамил Рафиков җитәкчелегендәге ике бригада эшли.
Зәйлалов урамындагы автомобиль юлын күчмә эш объекты дияргә мөмкин. Биредә ремонт башланачагы турында без үткән елның җәендә хәбәр иткән идек инде. Көзен эш башланды, майда дәвам итте, хәзер исә юл төзү үзенең финалына якынлаша.
Юлларның икесе дә тротуарлар эшләп ремонтлана.
Фотода: Юл эшчеләре Алмаз Ясәвиев, Роберт Имамов, төягеч машинисты Эдуард Хәкимов, плотник Хәлил Тимергазиев, юл эшчесе Радик Имамов, юл мастеры Шамил Рафиков.