Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2020, 18:15

Торбаларны җәй әзерлиләр

Чанаңны җәен әзерлә, дип юкка гына әйтмиләр. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен җылы көннәр - кайнар вакыт. Челтәрләр,йортлар һәм социаль объектларны җылыту сезонына әзерлиләр. Бу тулы бер чаралар комплексы. һәркемнең үз эш фронты.

Чанаңны җәен әзерлә, дип юкка гына әйтмиләр. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен җылы көннәр - кайнар вакыт. Челтәрләр,йортлар һәм социаль объектларны җылыту сезонына әзерлиләр. Бу тулы бер чаралар комплексы. һәркемнең үз эш фронты.

«Мәскәү» торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе, мөгаен, авылдагы иң күптәнгеләрнең берсе. Үз эшчәнлеген Дүртөйле газчыларының җиңел кулы белән башлаган хуҗалык, шушы көнгә тикле урындагы халыкка хезмәт күрсәтә, су һәм җылылык белән тәэмин итә. Бүгенге көндә предприятие штатында 17 кеше исәпләнә, алар үз чиратында, 816 кулланучы файдасына хезмәт итә.

Предприятиенең яшенә карамастан, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең тузуы юк, дип билгеләп үтәсе килә. Соңгы елларда барлык торбаларны да үзгәртеп корганнар. 2015 елда, җылылык челтәрен сузып, ике котельныйны берләштергәннәр. Агынты су биологик чистарту корылмаларына килә, алар тәүлегенә 400 кубометрга кадәр су эшкәртә ала. Авыл халкы күп булмаганлыктан, объект мөмкинлекләре тулы күләмдә файдаланылмый.

«Бүгенге көндә җылылык системасын гидравлик сынаулар үткәрдек, башка сүзләр белән, без торбалар һәм элементлар тоташтыруының ныклыгын һәм тыгызлыгын сынадык. Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, җәйге вакыт эчендә, без аларны бетерәбез. Әлегә барысы да шома узды. Шуңа карамастан, бу эшләрне көз көне кабатларбыз. Шулай ук торбаларны юдырабыз: җыелган пычрак, балчык һәм катламнарны бетерәбез», - дип сөйләде хуҗалык директоры Альберт Самматов.

Шулай ук, быел предприятие планында, магистраль челтәргә абонентлар килү урын­нарында урнашкан контроль кое суын исәпләү приборларын урнаштыру каралган. Бу комму­наль хезмәткәрләргә халыкның су куллануын күзәтеп торырга, агуны минимальләштерергә, шулай ук исәпләү приборларын тәүлекнең теләсә кайсы вакытында контрольдә тоту өчен уңайлы булачак.

Фотода: Авария-яңарту эшләре слесарьләре Илнур Галиев, Раил Шәрифгалиев һәм Әхтәм Миндәүләтов казанны киләсе җылыту сезонына юалар.

Читайте нас: