Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2020, 14:15

Бер көн булса да тартмагыз!

31 МАЙ - БӨТЕНДӨНЬЯ ТӘМӘКЕ ТАРТУДАН БАШ ТАРТУ КӨНЕ

Бу көн 1988 елда Бөтендөнья сау­лык саклау оешмасы тарафыннан билгеләнә.

Дөнья җәмәгатьчелеге алдында XXI га­сырда тәмәке тарту мәсьәләсен юкка чыгару бурычы куела. Бөтендөнья саулык саклау оешмасы бу акция белән җир халкын - тәмәке тартучылар планетада барлык ир-атларның яртысыннан артыгы һәм хатын-кызларның дүрттән бере тирәсе - яман гадәтләрдән, ке­шелек тарихында иң киң таралган эпидемия - никотиноманиядән кисәтә. Тәмәке - аны даими рәвештә кулланучы кешеләрнең яртысы үлә торган бердәнбер легаль продукт.

Кешеләр өчен никотинның үлем доза­сы - 50-100 миллиграмм. Көненә 20-25 тәмәке тартканда, 30 ел эчендә кеше үзенең үпкәләре аша 150-160 килограмм тәмәке үткәрә һәм аларны кечкенә дозалар белән керткәнгә үлми.

Глобаль тәмәке эпидемиясе елына алты миллионга якын кеше үлеменә китерә, шуларның 600 меңнән артыгы тәмәке тар­тучылар булмаган килеш, икенчел тәмәке төтене йогынтысы аркасында үлә.

Бөтендөнья саулык саклау оешмасы мәгълүматлары буенча:

- дөньяда үпкәдәге яман шештән үлүчеләрнең - 90 проценты, хроник брон­хиттан- 75 проценты һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан 25 проценты - тәмәке тартуга бәйле;

-планетада һәр ун секунд саен бер тәмәке тартучы үлә (2022 елга бу күрсәткеч өч секунд эчендә бер кешегә кадәр артырга мөмкин); -Русиядә, ким дигәндә, һәр ун хатын-кыз тәмәке тарта;

-бүген Русия ир-атларының 50-60 про­центын тәмәке тартучылар, дип атарга була (гражданнарның кайбер категориясендә бу сан 95 процентка җитә);

-тәмәке тарту һәм алар тарафыннан ту­дырыла торган авырулар ел саен Русиянең миллионнан ким булмаган гражданының үлеменә сәбәп була.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сәламәтлек өчен зыян турында яхшы хәбәрдар булганда, бик азлар гына нико­тин бәйлелегеннән арынырга тырыша. Йә кеше үз сәламәтлеге өчен тәмәке тартуның бөтен авыр нәтиҗәләрен аңламый, яки ул аңа кагылмаячак, тәмәке тарту гадәте шундый көчле, аннан баш тарту мөмкин түгел, дип саный. Табиблар, тәмәке тартучыларга, бер көнгә булса да яман гадәттән баш тартырга тәкъдим итә. Әмма, статистика буенча, тәмәке тартуны бер омтылыштан ташларга 20 процент тартучыларныкы гына килеп чыга.

Бөтендөнья тәмәкесез көннең максаты - хәзерге һәм киләчәк буыннарны сәламәтлек өчен бу җимергеч нәтиҗәләрдән генә түгел, ә тәмәке куллану һәм тәмәке төтененең йогынтысы белән бәйле социаль, экологик һәм икътисади бәла-казалардан саклауга ярдәм итү.

Ф.ФАЗЛЕТДИНОВА, район үзәк дәваханәсенең медици­на профилактикасы буенча табибы.

Читайте нас: