Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2020, 17:15

Никахлар күбрәк

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, районда агымдагы елның апрелендә 66 бала дөньяга килгән. Аларның 33 е - ма­лай, 33 е - кыз. Яңа туган сабыйларның 22 се әниләренең беренче балалары, 24 - икенче булып туган.

14 сабый гаиләдә - өченче, 4 - дүртенче бала. Ә ике гаиләдә бишенче бала туган. Әти-әниләре яңа туган са­быйларына кушкан исемнәр арасында безнең яклар өчен сирәк очрый торганнары: Марк, Омар - малайлар, Элла, Юли­ана, Мелисса, Алана - кызлар өчен. Күп әти-әниләр сабый­ларына хәзер киң таралу алган Самир, Арсен, Эмир, Әмир, Самира, Әминә, Элина, Эмилия исемнәрен сайлаган.

Язның икенче аенда 6 никах теркәлгән, ә менә таркалган гаиләләр сизелерлек аз, алар -2. Апрельдә 96 кеше бакый­лыкка күчкән.

Фото интернет челтәреннән алынган.

Читайте нас: