Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (халыкта ул «тычкан чире» буларак киң билгеле) - тән температурасының күтәрелүе, гомуми агулану, бөерләр, кан тамырлары һәм кайбер башка органнарның зарарлануы белән үтүче кискен инфекцион авыру.
Геморрагик бизгәк белән елның төрле вакытында авырырга мөмкин, тик ул җәй һәм көз көннәрендә ешрак теркәлә. Агулану нигездә табигатьтә, аеруча кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган предметлар: үлән, куаклыклар, корыган агач һәм тычканнарның тереклек итү урыны булган печән, саламга кагылганда йога.
Зарарлану моментыннан башлап, авыру билгеләре күренгәнче 2-5 атна үтә. Гадәттә авыру кинәт башлана: температура күтәрелә, баш, мускуллар авырта, хәлсезлек барлыкка килә. Аннары эч, бил авырта, авыз кибә башлый, бөерләр эшчәнлеге кинәт бозыла.
Тәүге билгеләр күренү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки авыруның башланган мәлендә кеше постель режимына һәм даими медицина күзәтүенә мохтаҗ.
Авырудан ничек сакланырга? Бөер синдромлы геморрагик бизгәкне профилактикалауда кимерүчеләрне юк итү мөһим чара булып тора. Алар белән даими көрәш алып барырга кирәк. Агуланган җим һәм тычкан тәбесе ярдәмендә елга ике тапкыр - язын сезон башланганчы һәм көз көне - планлы юк итү үткәрү зарур. Истә тотыгыз, үлгән җәнлекләрне перчатка һәм респиратор киеп, алып ташларга, яндырырга яки 50 сантиметрдан да аз булмаган тирәнлектә күмәргә кирәк.
Кимерүчеләргә тереклек итү урыны булырдай бакчаларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә азык калдыкларыннан, сабаклардан, үлән һәм төзелеш чүп- чарыннан чүплек ясамагыз. Дача биналарын һәм бакча йортларын бары тик медицина маскасы яки марлядан повязка киеп кенә, дезинфекция чаралары кулланып, юып чыгыгыз. Яз көне бинаны җилләтергә, ә урын-җир әйберләрен үтүкләргә яисә 3-5 сәгать дәвамында кояшта киптерергә кирәк. Азык-төлекне кимерүчеләр керерлек урында калдырмагыз, ябык савытларда саклагыз. Кимерүчеләр зыян китергән азык-төлекне юк итегез.
Яшелчә һәм җимешләрне эшкәртмичә ашаганда, аларны яхшылап юарга һәм кайнар су белән чайкарга кирәк.
Печән, салам, мал азыгы, урманнан утын әзерләп алып кайтканда, бакча участогында эшләгәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим - бияләй киеп эшләгез, авызны һәм борынны саклый торган медицина битлеге яки марлялы повязка киегез, җирдә эшләгәндә тәмәке тартмагыз, ашамагыз, эшегез тәмамлангач, кулны сабын белән яхшылап юыгыз.
Урманга барганда, пикникларда, туристик походларда ял итү һәм йоклау өчен урман читендә яки акланда урын сайларга кирәк, куаклыклар һәм ауган агачлар күп булган участокларда тукталмагыз. Җиргә одеял яки башка калын тукыма җәяргә кирәк. Ашамлыкларны җирдә калдырмагыз, аларны агачка элергә яки машинада калдырырга була. Чыбык-чабык җыйганда авызны һәм борынны марлялы повязка яки берничә кат бөкләнгән яулык белән каплау зарур. Печән яки салам өемендә йокларга ярамый!
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зыян сала һәм авыр өзлегүләргә китерә. Урманга барганда һәм бакча участогында эшләгәндә гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәү сезне авырудан саклаячак.
Ф.ФАЗЛЕТДИНОВА, район үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы буенча табибы.