Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2020, 19:30

Сорадыгыз? Җавап бирәбез!

Дүртөйлеләрнең сорауларын бастыруны дәвам итәбез. Аларга безнең район, шәһәр һәм авыл хакимиятләре башлыклары җавап бирә.

Дүртөйлеләрнең сорауларын бастыруны дәвам итәбез. Аларга безнең район, шәһәр һәм авыл хакимиятләре башлыклары җавап бирә.

«Безне «Агыйдел» коллектив бакчаларының үзәккапкасы янында җәмәгать транспорты тукталышы булмау борчый. Шулай ук Зәйлалов һәм Зарипов урамнарында яшәүче­ләргә «Лада» гаражларына барып җитү ерак. Маршрут булдыру мөмкинлеге юкмы?»

- Садовая урамында тукталыш павильоны урнаштыру хәвефле, чөнки монда рельефлы урын, хәрәкәт кызу булган трасса, ә каршыда гипермаркет урнашкан, анда азык-төлек белән фуралар даими килә. Моны аңласагыз иде. Зәйлалов һәм Зарипов урамнарыннан гаражларга кадәр маршрутны озайту, катлау­лы эпидемиологик хәл сәбәпле, әлегә мөмкин түгел. Хәлләр яхшыргач соравыгыз белән, үтенечегезне директор исеменә гариза язып, ДАТП җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

«Шәһәрдә, шәхси секторда, авыллардагы юллар канәгатьсезлек тудыра. Зәйлалов урамы чокырланып беткән, үзәк урам «танк алышыннан» калган сыман».

- Юл эшләре башланды, бүген чокырларны ремонтлау бара. Аннан тыш, Зәйлалов урамына асфальт җәюне планлаштырабыз. Ленин урамында да юл өслеген яңартабыз: бүленгән акчалар кысаларында 2020 елда Иванай авылы ягыннан башлап, юлның бер өлешен, ә калган өлешен 2021 елда ремонтлаячакбыз, бордюрлар да алыштырылачак. Шәхси секторларга килгәндә, бу сезонда гравий салу һәм тигезләү дәвам итәчәк, Мусин урамына асфальт җәюне тәмамлаячакбыз. Юл эшләре авыл биләмәләрендә дә каралган: Иванай авылында «Туган урам» программасы буенча капиталь ремонт билгеләнгән.

«Балалар поликлиникасы төзеделәр, а парковка ту­рында оныттылар».

- 2020 елгы планда үзәк дәваханә һәм балалар поликлини­касы янында парковка төзү каралган. Проект-смета документ­лар дәүләт экспертизасы үтте, подрядчы эшне июнь аенда башлауны билгеләде.

«Дистанцион укыту барышында шәһәрдә яшәүче балаларның «кәгазь портфель» сайлау мөмкинлеге бармы?»

- Уку процессын ничек оештырырга икәнлеген ата-аналар үзләре хәл итә. Бу аларның гаризасы буенча эшләнә. Әгәр гаиләдә компьютер техникасы (заманча гаджетлар) һәм зур тизлекле интернет бар икән, әлбәттә, аларга электрон фор­матта уку уңайлырак. Шулай ук кәгазь кейс ысулын сайларга мөмкин, моның өчен мәктәп директорына гариза язарга һәм сыйныф җитәкчесе белән бәйләнешкә керергә кирәк. Теләгән вакытта уку процессы формасын алыштыра аласыз.

«Дүртөйле шәһәрендә хуҗасыз хайваннар өчен приют булдыру кирәклеге барлыкка килде. Андый мөмкинлек бармы?»

- Идарәче компанияләрнең берсендә караусыз хайваннар­ны вакытлыча урнаштыру пункты эшли башлады, шул оешма эшчәннәре аларны тотып алу эшен дә алып бара. Бина бүленгән, вольерлар һәм читлекләр булдырылган. Монда хуҗасыз этләр һәм песиләр белән безнең ветеринария станция белгечләре эшләячәк, дәвалау һәм стерилизацияләү үткәреләчәк. Хайван­нар 15 көн дәвамында карантинда булачак: аларны карыйлар, прививкалар эшлиләр, теркәүгә алалар. һәр теләгән кеше мондагы хайванны үз өенә алып кайта ала. Шулай ук тәүлек әйләнәсенә диспетчерлык хезмәте эшли, тотуга заявкалар 2-23-30 телефоны аша кабул ителә.

Читайте нас: