Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2020, 16:15

Аналарга - медаль

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров «Ана даны» медален тапшырган 50 хатын-кыз исәбендә безнең районнан да ике вәкил бар иде. Бу Гөлфия Хиразова һәм Ралия Даянова. Бүген сүзебез алар хакында.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров «Ана даны» медален тапшырган 50 хатын-кыз исәбендә безнең районнан да ике вәкил бар иде. Бу Гөлфия Хиразова һәм Ралия Даянова. Бүген сүзебез алар хакында.

Бүләк - уллары өчен

Искәндәр, Шамил, Азамат, Урал һәм Айгиз. Нинди матур, көчле ир-егет исемнәре. Дүртөйледә яшәүче Гөлфия һәм Айбулат Хиразовлар улларына шундый исемнәр биргән. Малайларның зурысына 16 яшь, ә кечкенәсенә 2 яшь. Яшь аермалары ярыйсы зур булса да, Хиразовларның балалары - ул, «берсе - барысы өчен, барысы - берсе өчен» дигән девизны алга куючы тату команда.

Гөлфия белән Айбулат Бөре педагогия институтында укыганда танышкан. Гөлфия филология факультетының бишенче курсында, Айбулат физика-математика факультетының дүртенче курсында укыйлар. Бер елдан соң яшьләр язмышларын бергә бәйләргә карар итә һәм өйләнешәләр. Ә аннары бер-бер артлы аларның уллары дөньяга килә.

- Мин таләпчән, әмма гадел әни. Шулкадәре малайлар белән башкача ярамый да. Мин үземне позитив кеше дип исәплим, үпкәли белмим. Кайнанам мине сабыр, тыныч булырга, гафу итә белергә өйрәтте, - дип сөйли Гөлфия үзе турында.

Гөлфия Гайнан кызы икенче лицейда лаборант булып эшли. Хезмәттәшләре аны матур бүләге белән котлаган.

- Радий Фәрит улы безне җылы тәбрикләде, безнең адрес­ка матур теләк җиткерде, дөнья шундый хатын-кызлар белән көчле, диде, проблемалар белән кызыксынды, ярдәм вәгъдә итте, - дип сөйләде Гөлфия. - Республика Башлыгыннан шундый югары бәһа алу күңелгә рәхәт булды.

Дүрт малай һәм бер кыз

Денислам, Ибраһим, Әмир, Сөләйман, Зарина. Ралия Даянованың балаларының исемнәре шундый. Аларның зурысына 12 яшь, ә кечкенә кызларына 2 яшь. Малайлар - беренче никахтан, ә кызы - икенчедән. Аның ире Ирек Ахунгәрәев үз өстенә шундый җаваплылык алудан курыкмаган һәм балаларны тәрбияләү мәшәкатьләрен хатыны белән уртак бүлешә.

Зур уллары булдыра алганча, әниләренә ярдәм итә, өй җыештыралар, савыт-саба юалар, сеңелләрен карайлар. Кыскасы, зур гаиләдә һәркемгә дә эш табыла. Өстәвенә, һәркайсының ниндидер шөгыле бар: бию, вокал, театр, хоккей. Әти-әниләре аларга һәрьяклап ярдәм итә, алар өчен шунысы мөһим: балалар үз теләкләрен, сәләтләрен тормышка ашыра алсын, моннан канәгатьләнү тапсын.

Рәлия үзе дә күпбалалы гаиләдә үскән, шуңа да әти- әниләре тәҗрибәсен кабатлавы гаҗәп түгел. Ул төрле эчлекләр белән тәмле пироглар пешерә, аларның исенә бөтен гаилә табын артына җыела. Ә аның иң зур хыялы - иркен йорт төзү, йорт хайваннары - мәче, эт асрау, зур һәм тату гаиләдә һәркемнең үз почмагы булсын иде. Ә әни кешенең теләге, ышаныгыз, тормышка ашмый калмас...

Читайте нас: