Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 14:15

«Туганнарыңны тап!»

Яшьләр үзәгендә тарих, җәмгыять белеме укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният йортлары эшчәннәре, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, яшьләр эше буенча белгечләр, колледж, мәктәп укучылары, кыскасы, гаиләсенең һәм туган ягының тарихына битараф булмаганнар катнашлыгында чара үтте.

Яшьләр үзәгендә тарих, җәмгыять белеме укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният йортлары эшчәннәре, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, яшьләр эше буенча белгечләр, колледж, мәктәп укучылары, кыскасы, гаиләсенең һәм туган ягының тарихына битараф булмаганнар катнашлыгында чара үтте. Башта аларга шәҗәрәләр күргәзмәсе, район тарихы буенча документлар белән ташышырга тәкъдим иттеләр.

Күргәзмә экспонатлары белән Башкортстанның милли архивы вәкиле Азат Ярмуллин һәм республика Фәннәр академиясе хезмәткәре Рәфил Асылгуҗин да кызыксынды. Ә галимнәр үзләре дүртөйлеләргә үткән елны Башкортстан Республикасының крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте оештырган «Башархив.ру» тарихи-документаль «Үз туганнарыңны тап!» проектын тәкъдим итте. Шушы проект сайтында Уфа губернасының биш өязе буенча (хәзерге Башкортстан районнарының күп өлеше) 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу материаллары урнаштырылган. Гомумән алганда, монда 5740 уникаль документны ирекле карарга мөмкин. Уңайлы система теләге булган һәркемгә крестьян авыл хуҗалыгы башлыклары һәм аларның милке турындагы статистик мәгълүматларны табарга мөмкинлек бирә. Бу мәгълүматлар ерак бабаларыбыз һәм аларның тормышы турында күбрәк белергә, ыру тарихын өйрәнергә һәм нәсел агачын булдырырга ярдәм итә. Җыелучылар алдында тәбрикләү сүзе белән район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Альберт Әгъзамов чыгыш ясады, Дүртөйле тарихы турында - шәһәр музееның гыйльми хезмәткәре Лариса Сәлихова, Исмаел авылының үткәне турында Исмаел мәктәбенең башкорт теле укытучысы Гүзәлия Закирова сөйләде.

Читайте нас: