Килеп туган хәлне исәпкә алып,хәбәрчебезнең яңа инфекция турында медицина хезмәткәрләре белән сөйләшүен тәкъдим итәбез.
Нәрсә ул коронавирус һәм аның белән зарарлану ничек бара?
Бу респираторлы вирус. Ул башлыча һава-тамчылары юлы белән, авыру кешенең сулыш юлларыннан бүленеп чыккан һаваны сулау нәтиҗәсендә, мәсәлән, йөткергәндә һәм төчкергәндә. шулай ук селәгәй һәм борын бүлендекләре тамчыларыннан күчә. Ул шулай ук көнкүреш-контакт юлы белән дә, авыру кеше кагылган әйберләргә, мәсәлән, ишек тоткалары, телефон, смартфон тотынганда, таралырга мөмкин. Бу очракта зарарлану пычрак куллар белән авызга, борынга яки күзләргә кагылганда барлыкка килә.
Коронавирусның симптомнары нинди?
Алар кискен респираторлы вирус инфекциясендәге (ОРВИ) кебек: температура күтәрелүе, төчкерү. ютәл, сулыш алуның авырлашуы.
Әлеге авыруны кисәтү чаралары нинди?
Үзеңне саклау өчен эшли алганнарның иң мөһиме - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, җәмәгать урыннарында һәм кеше күп җыела торган урыннарда булуны чикләү. Кулларны чиста тотыгыз, аларны сабынлапеш юыгыз яки дезинфекция чарасы кулланыгыз. Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзләргә кагылмаска тырышыгыз (гадәттә андый кагылуларны үзебез дә сизмәстән сәгатенә15 әр тапкыр ясыйбыз). Эш урыннарында үзегез кагылган өслекләрне һәм җиһазларны (компьютер клавиатурасы, гомуми кулланылыштагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пульт, ишек тоткасы һәм тоткычлар) даими рәвештә чистартып торыгыз. Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар йөртегез һәм йөткергәндә яки төчкергәндә авызны һәм борынны каплагыз. Кешеләр куллары белән кагылган уртак төргәкләр яки савыт-сабадан азык (чикләвек, чипсы, печенье һ.б.) алып ашамагыз. Балаларга микробларның ничек таралуын һәм кул, бит гигиенасының ни өчен мөһим булуын аңлатыгыз. Биналарны ешрак җилләтегез. Коронавирус барлыкка китерүгә охшаш симптомнар булганда, өйдә калыгыз һәм табиб чакырыгыз.
Инфекцион авырулар булганда маскалар ярдәм итәме?
Бер тапкыр кулланыла торган медицина маскасы һава-тамчы юлы белән күчә торган вируслы инфекция эләгү хәвефен киметә. ОРВИ белән авыручыларга маска кию мәҗбүри, масканы көненә берничә тапкыр алыштыру зарур.
Коронавирус инфекциясе симптомнары нинди вакыт дәвамында барлыкка килә?
Алар инфекцияле кеше белән бәйләнешкә кергәннән соң 14 көн дәвамында барлыкка килергә мөмкин.
Бу авырудан соң нинди өзлегүләр булуы ихтимал?
Яңа инфекция кискен респираторлы вирус инфекцияләренә карый һәм аннан өзлегүләр дә башка ОРВИ дагы кебек - пневмония, бронхит, синусит һ.б.
Аңа каршы вакцинация булырга мөмкинме?
Әлеге вакытта яңа коронавирус белән зарарлануны кисәтү өчен вакцина эшләнмәгән, Русия һәм чит илләр галимнәре аны булдыру өстендә эшли.
-Коронавирускаанализларны кайда тапшырырга мөмкин?
Аңа үзаллы анализлар тапшыру каралмаган. Имин булмаган эпидемиологик хәлдәге илләрдән (Кытай, Корея, Иран) кайтучылар, авыру теркәлгән илләрдән кайткан, ОРВИ билгеләре булган кешеләр, әлеге инфекция белән авыручылар белән бәйләнештә булган кешеләр тикшерелә. Анализ өчен пробаны медицина хезмәткәре ала. Калган барлык очракларда анализ алынмый. Шәхси медицина оешмалары яңа инфекцияне ачыклауга тикшерүләр үткәрми.
Миңа карантин кирәклеген һәм аның дәвамлыгын ничек аңларга?
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын, хәтта ниндидер симптомнар булмаса да, бары тик эпидемиологик яктан имин булмаган илләрдән (Кытай, Көньяк Корея, Иран, Италия, Испания, Германия, Франция) гражданнарга яки авыручылар белән бәйләнештә булган кешеләргә генә үтәү мөһим. Ул ике атна дәвам итә.
Карантин вакытында үзеңне ничек тотарга?
Яшәү урыныңнан китмәскә, укырга яки эшкә йөрмәскә. Әгәр, маска кию, шәхси савыт-саба тоту, кулларны ешрак юу һәм тире анти- септикларынан файдалану, би наны даими җилләтү кебек төп гигиена таләпләрен үтәсәң, гаилә әгъзаларының зарарлану ихтималы кими. ОРВИ, ОРЗ симптомнары барлыкка килгәндә, телефон аша өйгә табиб яки “ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәк. Поликлиникага бару тыела.
Диагностика ничекһәмкүпме вакыт бара?
Диагноз кую өчен бер тапкыр тест үткәрү җитми. ОРВИ симптомнары булганда тикшерү кимендә өч тапкыр үткәрелә.
Фаразлар буенча зарарланган кешеләрне нәрсә нигезендә хастаханәгә салалар.
Хастаханәгә салу Русия Федерациясе баш санитария табибының “Яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCoV) кертү һәм тарату хәвефен киметү буенча өстәмә чаралар турында” гы (2020 ел, 2 март) Карарына ярашлы үткәрелә.
Авыручы белән бергә кем хастаханәгә салынырга тиеш?
Бу хактагы карарны тикшерүче табиб хәлне авырлыгына һәм авыручы кеше белән бәйләнешнең ни дәрәҗәдә якын булуына карап кабул итә.
Пациентлар белән бәйләнештә булганнан соң ни өчен медицина хезмәткәрләре медицина оешмасыннан чыгып китә?
Эш вакытында персонал индивидуаль сакланучаралары(маскалар, респираторлар, перчаткалар, медицина шапкалары) куллана. һәр смена ахырында медперсонал экипировканы утильләштерү өчен тапшыра һәм тулы санитария эшкәртүе үтә (юыну һәм дезинфекция чаралары белән душ).
Изоляциядәге авыру кеше янына туганнары килә аламы?
Юк, килә алмый. Бу чаралар авыруның таралуын булдырмау өчен кертелгән. Әмма, стационарда дәваланучылар барысы да туганнары белән мобиль телефон аша аралаша ала.
Туганнары авыруга азык- төлек һәм шәхси әйберләрен китерә аламы?
Китерә ала, тик билгеле чикләүләр бар, аларны дәваханәнең белешмәләр бүлегендә ачыклый аласыз.
Стационардан чыккач нинди чаралар куллану зарур?
Шул ук вируслы инфекцияне кисәтү чараларын, сәламәт кешеләр кебек үк үтәү мөһим: кешеләр күп җыелган урыннарда булмаска, кулларны юарга, биналарны җилләтергә һ.б.
Әгәр мин имин булмаган эпидемиологикилдән самолетбелән кайтсам һәм минем температу- рам күтәрелсә, нәрсә эшләргә?
Әгәр Сездә ОРВИ билгеләре (бизгәк, ютәл һ.б.)бар икән, кичекмәстән, өйгә табиб яки “ашыгыч ярдәм”чакырыгыз!
"Больничный лист"ны ничек эшләргә?
Медицина оешмаларында эшкә яраксызлык кәгазьләрен яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән урыннардан кайткан кешеләргә алар кайтканнан соң 14 календарь көн дәвамында үзләре килмичә дә рәсмиләштерергә мөмкин(Русия Федерациясе баш санитария табибының 2020 елның мартындагы 5 санлы карары).
Әгәр кеше имин булмаган илдән кайткан, үзен яхшы хис итә һәм изоляция режимын үтәми икән?
Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 гыйнварындагы 66 нчы карары белән коронавирус инфекциясе (2019- nCoV) янәшәдәгеләр өчен хәвеф тудыручы авырулар исемлегенә кертелгән. Законны бозган өчен җаваплылык, шул исәптән, җинаять җаваплылыгы каралган - 5 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итүгә кадәр. Режимны үтәү видеокүзәтү ярдәмендә тикшерелә.
Резеда ӘХМӘТНУРОВА әзерләде.