Безнең район территориядә гидротехник корылмалар яки буалар саны күп булу буенча республикада беренче урында тора. Ташкынга каршы район комиссия утырышында каралган төп мәсьәлә
- аларны язгы ташкын вакытында хезмәтләндерү һәм карап тору булды.
Утырыш республиканың видеоконференциясеннән соң ук үтте. Аны комиссия рәисе, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов алып барды.
Сүз шулай ук язгы ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек турында да барды.
Әйткәндәй, үткән кыш, 1937 нче елдан башлап күзәтүләр нәтиҗәсендә, аномаль җылы кыш дип санала. Димәк, җир туңуы тирән түгел, ә республиканың кайсыбер елгаларында исә боз бөтенләй дә ятмаган.
Утырышта, район хакимияте башлыгы урынбасары Салават Ислакаев билгеләвенчә, су басу мөмкинлеге булган урыннардагы скважиналарны күзәтү мөһим. Хәвефлелек төркеменә караган гражданнарның йортларын янгын турында кисәтүче җайланмалар белән тәэмин итү мәсьәләсе тагын да күтәрелде. Чөнки, су басу куркынычы булган урыннарда да янгын чыгуы ихтимал. Янгын сүндерү часте начальнигы Руслан Мусин авыл советлары башлыкларына мотопомполарны әзер тотарга киңәш итте. Аларның ташкын вакытында су суыртырга кирәк булулары ихтимал.
Утырышның тагын бер темасы - коронавирустаралуы. Район үзәкдәваханәсе баш табибы Айрат Рәхматуллин бу мәсьәлә буенча җитәкчеләргә үз тәкъдимнәрен әйтте. Атап әйткәндә, эшчеләре Кытай, Италия, Көньяк Корея илләреннән кайтканнар икән, эштән азат итәргә, ике атна дәвамында өйдә торырга һәм тикшеренергә киңәш итте.
Торак пунктларның, хуҗалык төзелешләренең, күперләрнең һәм башка төзелешләрнең ташкынны үткәреп җибәрү әзерлеге һәм су басу мөмкинлекләре нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча муниципаль власть районда тиешле карар кабул итте. Карарда барлык мөһим чаралар да язылган.