Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2020, 18:35

«Хатын - кыз - милләт анасы»

«Хатын-кыз - милләт анасы» IV республика кон­курсы муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

«Хатын-кыз - милләт анасы» IV республика кон­курсы муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

«Хатын-кыз - мәдәният» номинациясендә мәдәни-ял итү үзәге мәдәни оештыручысы Нуриәхмәтова Нәзилә Хәбиб кызы, алтынчы «Кояшкай» балалар бакча­сы музыкаль хезмәткәре Гафарова Гүзәлия Шәриф кызы, «Хатын-кыз - ана» - Исмаил урта мәктәбе педагогы Галиева Айгөл Альфред кызы, Чишмә китапханәсе мөдире Исхакова Ильвера Хәнифҗан кызы, «Хатын-кыз - педагог» - унынчы ба­лалар бакчасы тәрбияче-логопеды Галиева Светлана Әбүдәр кызы, Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укытучысы Камалова Руфина Зәки кызы, «Хатын-кыз - лидер» - район буенча «Еди­ная Россия» Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы бүлеге башкаручы секретаре Галимова Гөлназ Рафаил кызы, «Өлкән буын хатын-кызы» - РФ атказанган мәгариф хезмәткәре, Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге педагогы Вилданова Тәслимә Ну­рихан кызы, «Хатын-кыз - бизнес- леди» - «Умный кот» балалар өчен үстерү үзәге директоры Рәшитова Гүзәл Дамир кызы, «Хатын-кыз - ел үрнәге» - табиб-стоматолог Галиева Альбина Альберт кызы, «Иң яшь җәмәгатьче» - район үзәк дәваханасенең баш табибы урынбасары Сабирова Гөлназ Фидрат кызы, Бәйгилде авылы мәдәният йорты әбәди җитәкчесе Идрисова Лиана Габит кызы, «Хатын-кыз - ма­стер» - «Горшков» токымчылык за­воды - җәмгыяте җитәкчесе Идри­сова Тәнзилә Рил кызы, «Хатын-кыз - галим» номинацияләрендә - Әсән урта мәктәбе укытучысы Сәлимгәрәева Галия Фәһим кызы җиңүче булды.

«Хатын-кыз - милләт анасы» IV республика конкурсы җиңүчеләре: «Хатын-кыз - бизнес-леди» - «Ум­ный кот» балалар өчен үстерүүзә­ге директоры Рәшитова Гүзәл Да­мир кызы, «Хатын-кыз - педагог» - Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укытучысы Камалова Руфина Зәки кызы.

Гүзәл Дамир кызы - өч бала әнисе, аның 15 ел педагогик хезмәт стажы бар. Ул балалар өчен төрле креатив танып-белү программа­лары, өлкәннәр өчен тренинглар үткәрергә, аларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен күзәтергә ярата. Ул лаек булган күпсанлы бүләкләр, Гүзәл Дамир кызының зур уңышларга ирешүе турында сөйли. Профессиональ багажында - район һәм республика конкурс­лары грамоталары.

Руфина Зәки кызының педа­гогик хезмәт стажы 26 ел, шул елларның нәкъ яртысын ул баш­корт гимназиясендә эшли. Аны хезмәттәшләре, укучыларның әти- әниләре хөрмәт итә. Ул күпсанлы наградаларга лаек, алар арасында РБ Мәгариф министрлыгы, район мәгариф министрлыгы, район мәгариф идарәсе грамотралары һ.б. Аның өчен иң төп бүләк - укучыларының уңышлары, дисәк, һис хата булмас.

Читайте нас: