Безнең шәһәр Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи авылларда уңайлы шәһәр мохите тудыруга иң яхшы проектлар конкурсында җиңде. Димәк, агымдагы елда ук Ленин урамында зур төзекләндерү башланачак, моңа федераль финанслау булачак.
Бүләкләү Төмән шәһәрендә булды, лаеклы бүләгебез Дүртөйле шәһәре мэры Илмир Гәрәевка тапшырылды.
Проектның концепциясен әзерләү буенча күп эш башкарылды, аны булдыру өчен Санкт-Петербург шәһәре архитекторлары, шәһәр һәм районның эшче төркеме көч салды.
Воркшоплар, дүртөйлеләр белән сөйләшүләр үткәрелде
- аларның да уйлары һәм теләкләре исәпкә алынды.
Төп ният - шәһәрдә ике киңлекне үзгәртүне күз уңында тоту. Болар - элекке сыра заводы территориясе һәм Ленин мәйданы. Сыра заводы урынында белем бирү - эшкуарлык кластеры - яшьләрнең безнеска үзара йогынту ясавының яңа төрләре өчен мәйданчык, Ленин мәйданында - вакыйгалар программасы өчен мәдәни киңлек булдыру планлашты- рыла.
«Дюртюли. Новая энергия» проекты шәһәрнең тарихи һәм заманча өлешләрен берләштерәчәк. Ике мәйданчыкта да ОткрӨй павильоннары урнаштыру планлаштырыла: шәһәрдә яшәүчеләргә яңа шәһәр мохитендә гадәти йорт хисен саклау мөһим. Сыра заводы территориясендә ул репетицияләр һәм укыту программалары өчен ачык сцена рәвешендә булдырылачак. Ленин мәйданында - җәмәгатьчелек фикер алышулары һәм шәһәр үсеше проектлары тикшерү урыны булачак.