Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2020, 16:35

«...алар бәхетле, озын гомер кичерәләр»

Күптән түгел күпьеллык традиция буенча районның рәсми вәкилләре алтын юбилейларын билгеләүче берничә гаилә парына республика башлыгы Радий Хәбировның истәлекле хатын һәм бүләген тапшырды. Алар барган гаилә парының берсе бриллиант(!) туйла­рын билгеләде, ягъни бергә яшәүләренә 60 елдан ар­тык.

Күптән түгел күпьеллык традиция буенча районның рәсми вәкилләре алтын юбилейларын билгеләүче берничә гаилә парына республика башлыгы Радий Хәбировның истәлекле хатын һәм бүләген тапшырды. Алар барган гаилә парының берсе бриллиант(!) туйла­рын билгеләде, ягъни бергә яшәүләренә 60 елдан ар­тык.
Атказанган нефтьче
Галимовлар бәйрәм көнендә

Галимовлар - Галимнур Нәгыйм улы һәм Тәүәбә Фәтхлислам кызы күп еллар Томск өлкәсе Стережевой шәһәрендә яши. Алар анда 1972 елда ук китә. Гаилә башлыгы нефть тармагында 40 ел фидакарь хезмәт сала һәм «РФ атказанган нефтьчесе» исеменә лаек була.

Алтын туйларын алар үткән ел бәйрәм иттеләр, ә чынында исә чак кына күбрәк татулыкта һәм аңлашып гомер итәләр.

«Ул мине урлады, ә мин ка­рышмадым - авылның авыр хезмәтеннән шәһәргәһичүкенүсез киттем, - ди Тәүәбә Фәтхлислам кызы. Миңа ул вакытта 19 яшь иде, колхоз фермасында сыер сава идем. һәр савымчыга 17­18 сыер туры килә иде». Тәүәбә апа авыр эштән курыккан дип уйларга кирәк түгел, тормышта аңа күп хезмәт салырга туры килә. Җыештыручыдан башлап, сатучы­га кадәр. «Чит җирдә без, татарлар, бер эштән дә куркып тормавыбыз һәм тырышып эшләвебез арка­сында яши алдык», - ди ул. Хаклы ялга чыкканда аның 35 ел хезмәт стажы була.

Хаклы ялга чыккач безнең шәһәргә күчеп кайткан Галимовларның ике балалары, ике оныкларыбар.Хәзерге вакытта алар Себердә яши.

Шуны билгеләргә кирәк, күп еллар читтә гомер итсәләр дә, алар үз халкының гореф- гадәтләрен онытмаган һәм рәсми вәкилләрне каршылап: «Чәй эчер­ми җибәрмибез, бездә, татарлар­да алай килешми», - диделәр. Ә өстәлдә, башка ризыктан кала, традицион татар тәбикмәге да бар иде.


«Алмаз пар»

Бриллиант туйларын билгеләүче Мешковлар гаиләсе.

Бу пар бриллиант туйларын билегеләде, ләкин аларга карап моңа ышануы да авыр. Николай Данилович һәм Серафима Николаевна Мешковлар үз яшьләреннән күпкә яшьрәк күренәләр. Быел гаилә башлыгына 85 яшь тула, ә Серафима Николаевнага 80 яшь. Язмыш аларга карата бик мәрхәмәтле булмаган. 1984 елда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә уллары Сергей һәлак була. Алар бу авыр кайгыны бергәләп күтәрә.

Хәзер инде өч оныкларына гына түгел, оныкачларына да шатланып туя алмыйлар.

Гаилә пары күпьеллар нефть чыгару предприятиесендә хезмәт сала. Аларның шатлыкларын бүлешергә бәйрәмгә нефть һәм газ чыгару идарәсеннән хезмәт коллективы да килгән. Әйткәндәй, Мешковларның балалары да һөнәр сайлау буенча алар эзеннән киткән, нефтьчеләр династиясен дәвам итәләр.

Яшьлек еллары хатирәләре белән бүлешеп гаилә башлыгы шунда ук: «Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым», - ди. «Ә ул миңа 1 сум 50 тиенгә төште», - дип, ЗАГС бүлегендә ул елларда никахны теркәгәндә түләнә торган дәүләт салымын исенә төшереп, шаярта.

Гаилә башлыгының бер күрүдән гашыйк булуы турындагы сүзеннән ул үз чиратында уңайсызланып калды, ачыклануынча бу гаилә бәхетенә комачаула-маган. «Яшәлгән елларда чынлап ачуланышкан булмады, -ди ул. Яшь вакытка караганда хәзер ешрак та бәхәсләшәбездер әле».

«Юктан да тавыш чыгарып, аерылышырга кирәк түгел». Гаилә пары бу сүзләрне яшьләр өчен киңәш буларак әйтте. Яшьләр дә алар да кебек үк бәхетле, озын гомер кичерсеннәр.

«Ул булганга яшим»

Шәрифуллиннар котларга килүчеләр белән.

Мин җиде операция үткәрдем, аның ярдәме һәм мәхәббәте мине яшәтә. Аның холкы да яхшы». Бу сүзләрне инде 52 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше -Дамир Шәйхулла улы турында Флүзә Бәкир кызы Шәрифуллина әйтте. Ул елларда паспорт белән булган буталчыклар аркасында, никахлары соңрак теркәлгән, шуның өчен алтын туйларын да күптән түгел генә билгеләгәннәр.

Алар бер ул һәмике кызтәрбияләп үстергәннәр. Үсеп килүче биш онык­ларына куанып бетә алмыйлар.

Флүзә Бәкир кызы 39 ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыкты. Аның гомер юлдашы үзе сайлаган води­тель һөнәренә 40 ел тугры калды. Икесе дә «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек.

Гаилә бәхете сере турында гаилә башлыгы шаяртып: «Эшләгән чакта, күп кенә командировкаларда бу­лырга туры килде - акча эшләдем, ачуланышырга вакыт җитми иде», - ди.

Флүзә апа күп еллар страхов­калау агенты булып хезмәт салды. Аны элек эшләгән оешмасында, хәзер Росгосстрах дип атала, әле булса онытмыйлар - хезмәттәшләре котларга чәчәкләр һәм бүләк белән килгән.

«Алтын парларга» изге теләкләр белән истәлекле хатны район хакимияте башлыгы исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Данил Дәүләтов, ә төбәк Башлыгы бүләген һәм теләкләрен ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева тапшырды.

Читайте нас: