Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2020, 18:50

8 март бәйрәме белән!

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр, сөйкемле кызларыбыз!

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр, сөйкемле кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Яз башы, табигатьтә яңару, беренче җылылык... Бу бәйрәм бездә нәкъ менә шуның белән кцзаллана. Хатын-кызлар бәхет һәм ма­турлык өчен туа. Сезнең чибәрлек, һичшиксез, дөньяны коткарачак.
Тормышның барлык өлкәләрендә дә хатын-кызлар мөһимрәк роль уйный башлады. Сездә хыялларыгызны тормышка ашыру, югары социаль статус алу өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Хатын- кыз — укытучы, хатын-кыз - табиб, хатын-кыз — сәясмән. Заманча тормышның киеренке ритмында сез карьера эшләргә, җәмәгать эше белән шөгыльләнергә һәм балалар тәрбияләргә өлгерәсез.
Мәхәббәтегез һәм сабырлыгыгыз, назыгыз һәм хәстәрлегегез, игътибарлы, сизгер күңелле, безнең белән янәшә булганыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез.
Язгы көн сезгә якыннарыгызның игътибарын һәм шатлыклы хәбәрләр генә бүләк итсен.
Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хатын-кыз бәхете телибез.
Муниципаль район Советы һәм хакимияте.
Читайте нас: