Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2020, 14:05

Грипп һәм башка авырулар вакытында гигиена

Елның беренче аенда район территориясендә кискен респиратор-вируслы инфекция (ОРВИ)авыруларының 461 очрагы теркәлгән, шуларның 383 е - ба­лаларда. Грипп белән авыру оч­раклары булмаган.

Елның беренче аенда район территориясендә кискен респиратор-вируслы инфекция (ОРВИ)авыруларының 461 очрагы теркәлгән, шуларның 383 е - ба­лаларда. Грипп белән авыру оч­раклары булмаган.

Февральнең тәүге көннәреннән әлеге авыруларның эпидемик артуы башланды. Грипп һәм башка кискен респиратор-вируслы инфекцияләрне тудыручыларның актив циркуляциясе чорында үзең авырмау һәм авырган очракта янәшәдегеләрне зарар­ламау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Төчкергәндә һәм йөткергәндә селәгәйнең, төкерекнең һәм респиратор бүлентеләренең вируслы микротамчылары авыру кеше тирәсендәге һавага тарала. Эрерәк тамчылар тирә-юньдәге предметларга, өслекләргә утыра, ваклары озаклап һавада саклана һәм һәм берничә йөз метрга кадәр аралыкка күчеп тарала, монда исә вируслар зарарлау сәләтен берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр саклый. Гигиена профилактикасының төп чаралары сәламәт кешеләрнең авыру кешеләрнең бүлендектәге вируслары белән контакт булдырмауга юнәлтелгән.

Түбәндәге гигиена кагыйдәләрен үтәү грипп һәм башка ОРВИ белән за­рарлану хәвефен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә:

- җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны һәм битне юарга, борынны изотоник тоз эремәсе белән юдырырга;

- биткә, күзләргә кулларны югач кына кагылырга. Су һәм сабын булмаганда, кул­ларны чистарту өчен спиртлы антисептик чаралар кулланыгыз;

- бер тапкыр кулланыла торган масканы барлык урыннарда һәм транспортта кияргә. Масканы һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәк, аны кабаттан кияргә ярамый;

- ОРВИ билгеләре (ютәл, төчкерү һ.б.) булган кешеләр белән якыннан аралашуны һәм бер бинада булуны чикләргә;

- кул биреп күрешү, үбү һәм кочакла­шуны чикләргә;

- бинаны ешрак җилләтергә; a уртак тастымаллардан файдаланмаска. Янәшәдәгеләрне ничек зарарламаска: a әгәр үзегезне начар тойсагыз, әмма башка кешеләр белән аралашырга яисә җәмәгать транспортыннан файдаланыр­га туры килсә, маска кулланырга, аны, һичшиксез, сәгать саен алыштырырга;

- шәхси яисә бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан гына файдаланырга;

- шәхси гигиена әйберләрен (теш щетка­сы, мунчала, тастымал) аерым алып куярга;

- өйдәге әйберләрне, ишек тоткычларын, ут кабызгычларны, оргтехникага идарә итү панельләрен дә, һәр көнне дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгарга.


Р.МУСИНА, район үзәк дәваханәсе

Читайте нас: