Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2020, 17:25

Гаиләдә җиденче бала

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча гыйнварда безнең районда 36 бала туган, аларның 22 се - малай, 14 е - кыз. Кызларның берсе Семилетка авылында күпбалалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча гыйнварда безнең районда 36 бала туган, аларның 22 се - малай, 14 е - кыз. Кызларның берсе Семилетка авылында күпбалалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән.

Ике әни - дүртенче, дүртесе өченче баласын тапкан. 17 бала әниләренең тәүге сабые. 12 бәбине абыйсы яисә апасы көтеп алган.

Кызларның берсенә әти-әнисе сирәк очрый торган Евстасия дигән исем кушкан. Малайлар арасында да ярыйсы сирәк очраган, элеккеге исем - Хәким бар. Яңа туган сабыйның берсе Родион да - безнең яклар өчен әллә ни киң таралмаган исем. Күпчелек әти-әниләр сабыйларына Әмир, Самир, Камилла һ.б. кебек күнегелгән исемнәрне кушкан.

Шушы вакыт эчендә районда 72 кеше үлгән.

ЗАГС бүлегендә рәсми 15 аерылышу теркәлгән, шул ук вакытта 14 яңа гаилә никахларын рәсмиләштергән.

Читайте нас: