Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2020, 18:35

Аеклыкка - "әйе"!

“Аек авыл” республика конкурсы кысаларында Суккул авылында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чираттагы чара үтте. Гаилә бәйрәме авылдашларны һәм кунакларны авыл мәдәният йорты алдында оештырылган халыкның күмәкләп ял итүенә җыйды. Ишек янында кунакларны үзбәк пылавы белән сыйладылар, кайнар чәй эчерделәр. Һәркем чәкчәк, гөбәдия, төрле бәлеш кебек милли ризыклар, тортлардан авыз итә алды.

“Аек авыл” республика конкурсы кысаларында Суккул авылында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чираттагы чара үтте. Гаилә бәйрәме авылдашларны һәм кунакларны авыл мәдәният йорты алдында оештырылган халыкның күмәкләп ял итүенә җыйды. Ишек янында кунакларны үзбәк пылавы белән сыйладылар, кайнар чәй эчерделәр. Һәркем чәкчәк, гөбәдия, төрле бәлеш кебек милли ризыклар, тортлардан авыз итә алды.

Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Аннары мәдәният йорты фойесында кунаклар конкурсантларның күргәзмә эшләре белән танышты. Бу юлы “Гаилә талантларга бай” ярышында бәйге Байгускаровлар, Хәбиевлар һәм Кашкаровлар гаиләләре арасында барды. Сүз уңаенда, соңгылары конкурста катнашу өчен Исмаел авылыннан махсус килгән иде.

“Мондый чаралар безнең өчен яңалык түгел. Без “Яшь гаилә”, “Шәҗәрә бәйрәме”, “Спорт гаиләсе” һ.б. конкурсларда катнаштык. Иң истә калганы, әлбәттә, “БСТ” телеканалында чыккан “Алтын тирмә” телевикторинасына бару булды”, - дип сөйләде Исмаел мәктәбе укытучылары Лилия һәм Салават Кашкаровлар.

Конкурс биремнәренең берсе нәсел агачын тәкъдим итүдән тора иде. Кашкаровлар үз нәселенең шәҗәрәсен зур баннерга төшергән һәм, әлбәттә инде, мондый алым башка катнашучылар арасында отышлы иде. Байгускаровлар нәселенә 300 елдан артык булуы да кызыклы факт булып тора. Әйтелгәннәрдән тыш, күргәзмә татар һәм башкорт кухнясының милли ризыкларын үз эченә алган. Уфадан килгән махсус кунак, Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзасы Хәлил Рәхмәтуллин, конкурсантлар белән аралашып, авыл белән танышканнан соң, Суккулның “Аек авыл” республика конкурсында җиңү яулавына реаль өметләр бар, дип билгеләде.

“Бүгенге көндә конкурста 52 район катнаша: һәр районнан финалга берәр авыл чыкты. Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк: беренче урын - 500 мең, икенче - 350 мең, өченче урын - 150 мең сум”, - диде Уфа кунагы.

Хәтергә төшерәбез, конкурсның беренче этабы районнар масштабында үтте, анда суккуллылар бәхәссез җиңү яулады. һәм шул рәвешле, безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклау мөмкинлеге алды.

Республика этабы кысаларында авылда берничә тапкыр рейдлар, спорт чаралары - волейбол буенча ачык турнир, өстәл теннисы, шахмат, шашка турнирлары үткәрелде. Авыл халкы барлык чараларда да актив катнаша, авыл Советы хакимиятенә эчкечелек белән көрәшүдә ярдәм итә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга булышлык итә.

Конкурсның икенче ”Гаилә талантларга бай” этабы авыл мәдмният йортының тамаша залында дәвам итте. Катнашучылар үзләренең өйдә әзерләгән эшләрен күрсәтте: бу - визит карточкалары һәм үзешчән сәнгать номерлары иде. Конкурсантлар биюдә дә, җырда да бердәй талантлы булып чыкты. Шуңа да жюри әгъзалары: район Мәдәният сарае директоры Азамат Гыйльманов, муниципаль район Советы депутаты Гөлшат Хөсәенова һәм югарыда телгә алынган Уфа кунагы Хәлил Рәхмәтуллинга иң-иңне сайлап алу җиңел булмады. Озак фикер алышканнан соң беренче урынны Байгускаровлар гаиләсенә бирергә булдылар. Сүз уңаенда, гаилә башлыгы Самат Хәлфи улы урындагы авыл Советы башлыгы булып эшли. Рәсми вазифада булуга карамастан, ул бик иҗади кеше дә икән. Әйткәндәй, аның бөтен гаиләсе кебек үк - Байгускаровларның өч уллары әти- әнисе кебек, бик тә сәләтле. Икенче урын хаклы рәвештә Исмаел кунаклары - Кашкаровларда. Хәбиевлар - өченче. Бу гаиләнең иң кечкенә катнашучысы Тамерланга әле 2 яшь тә тулмаган.

Чара “Аргымак” этно-рок төркеменең концерт программасы белән тәмамланды. Төркемнең үзенчәлеге гаҗәеп егәрле башкарылыш һәм башкорт халык җырларын һәм көйләрен, риваятьләр, легендалар һәм авторлык композицияләрен стильләштерү. Ин­струменталь состав нигезендә - дөнья халыкларының этник инструментлары, тамак белән җырлауны гитара, бас һәм бермә уен кораллары белән берләштерү.

Читайте нас: