Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2020, 18:00

Бер авыл егетләре - хезмәттә

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без сезне бүгенге көндә Туган ил сагында торучы, илебезнең тынычлыгын һәм данын саклаучы якташларыбыз белән таныштырабыз. Әлеге өч егет бергә мәктәпкә йөргән, бергәләп туп типкән, ә хәзер бергә Туган ил алдындагы бурычларын үтиләр.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без сезне бүгенге көндә Туган ил сагында торучы, илебезнең тынычлыгын һәм данын саклаучы якташларыбыз белән таныштырабыз. Әлеге өч егет бергә мәктәпкә йөргән, бергәләп туп типкән, ә хәзер бергә Туган ил алдындагы бурычларын үтиләр.

“Юлдаш” битләрендә без илебезнең төрле почмакларында армия хезмәте үтүче якташларыбыз турында еш язабыз. Бу юлы бездән алдарак өлгергәннәр. Якташыбыз Айдар Галикәев икенче басма - Печенга шәһәрендә нәшер ителүче “Защитник Заполярья” гәзите героена әверелгән. Дүртөйле районы Каеш авылында туып- үскән егет әле нәкъ шунда хезмәт итә.

Җаваплы, дисциплина лы, максатчан, хәрби бурычын үрнәкле үтәүче – үзенең кул астындагы рядовой Айдар Галикәевны инженер-сапер ротасы командиры капитан Дмитрий Степанов урындагы гәзиттә шулай характерлый. Тырышлыгы һәм җаваплылыгы белән Айдар каравыл хезмәтенең иң яхшы хәрби хезмәткәрләренең берсенә әверелгән.

Хәрби хезмәткә алынганчы егет Иске Яндыз урта мәктәбен тәмамлаган, ары таба Дүртөйле күппрофильле колледжында авыл хуҗалыгы производствосы мастерына укыган. Айдар физик культура белән шөгыльләнә, футбол, волейбол, хоккей кебек спортның контактлы төрләре белән мавыга. Солдатның киләчәккә планнарында туган районына кайтып, эшкә урнашу.

“Хәрби хезмәт - ул яхшы физик һәм мораль әзерлек, яңа белемнәр һәм осталык. Аннары, яңа танышулар һәм яңа дуслар”, дип исәпли рядовой Галикәев.

Икенче якташыбыз, шул ук мәктәпне тәмамлаган Илнур Галиуллин да рядовой Айдар Галикәев хезмәт иткән частьта армия чыныгуы ала.

Хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре,акыллы инициативалары, үрнәкле хәрби дисциплинасы, хәрби бурычын тырышып һәм намус белән үтәгән өчен егет часть командованиесе грамотасы белән бүләкләнгән.

Ленар Ихсанов хәрби хезмәткә Уфа шәһәрендә ягулык-энергетика колледжын тәмамлагач алынган.

Әле ул Самара шәһәрендә зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Аның әти-әнисе Фидус Фән улы һәм Зимфера Мурат кызы уллары хезмәт иткән хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты алган. Хатта, Ленар - намуслы, дисциплиналы солдат, дип язылган. Ул подразделение тормышында актив катнаша. Үрнәкле хезмәте һәм фидакарьлеге белән ефрейтор Ихсанов командирларның һәм иптәшләренең ихтирамын яулаган. Командование солдат егет үзенең хезмәткә булган карашын үзгәртмәс һәм хәрби традицияләрне намус белән дәвам итеп, тиешле хезмәт срогын лаеклы үтәр, дигән ышаныч белдергән. “Сез улыгыз белән горурлана аласыз!” - дигән сүзләр белән тәмамлана хат.

Читайте нас: