КВН район этабында күптән түгел җиңү яулаган “Поколение.ru” командасы БР ярымфиналыннан призлы урын белән кайтты.
Краснокама районының Николо-Березовка авылында республиканың белем бирү учреждениеләре укучылары арасында юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча “Безопасная Дорога Детства” республика КВН конкурсының ярымфиналы үтте. Безнең шәһәрнең “Поколение.ги” командасы икенче урын алды. Конкурста шулай ук Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре, Краснокама, Илеш, Тәтешле һәм Калтасы районнары командалары катнашты.
Яшьләр сәхнәдә безнең юлларда ихтимал булган хәлләрне гәүдәләндерде һәм дәүләт автоинспекторлары өчен елның һәр фасылына креатив формада үз линейкасын тәкъдим итте.
Конкурс кысаларында балалар юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәнә, тәртип бозучыларга тискәре мөнәсәбәт булдыра. һәркем белә, юл хәрәкәтендә катнашучылар бердәм кагыйдәләргә һәм таләпләргә буйсынырга бурычлы. Команда уены үз кагыйдәләре белән шулай ук юл хәрәкәтен хәтерләтә. Командада эшли белү - кешенең юлда үзен ничек тотуы күрсәткече. Сәхнә булачак водительләрне толерантлы, ихтирамлы булырга, уртак эштә катнашудан җаваплылык һәм шул ук вакытта юмор белән дә һәм ачуларсыз канәгатьлек алырга өйрәтә.
Безнең шәһәр командасында бишенче урта мәктәп укучылары чыгыш ясый. “Таныш” сәүдә- сервис комплексы кубогына районара КВН фестивалендә җиңү алар өчен республика ярымфиналына юл ачты. Әйткәндәй, команданың иң яшь катнашучысы бишенче сыйныфта гына укый. Уенчыларны мәктәпнең иң иҗади укытучылары Лилия Муксинова һәм Ләйсән Арсланова әзерләгән. Команданы сәфәрдә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспектор Айрат Сәрваров озатып йөрде.
“Поколение.ги” уенчылары шаяртуларны үзләре уйлап таба һәм аларның идеяләре оригиналь һәм гаҗәеп булуга бик горурланалар.