Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2020, 17:35

Сез безнең балалар булып каласыз

В.Н.Горшков исемендәге яшьләр үзәгендә район власте вәкилләренең республикадан читтә белем алучы студентлар белән очрашуы булды.

В.Н.Горшков исемендәге яшьләр үзәгендә район власте вәкилләренең республикадан читтә белем алучы студентлар белән очрашуы булды.

Районның күп тармаклары квалификацияле эшче көчләр - укытучылар, медицина эшчәннәре, агрономнар, инженерлар, экономистларга һ.б. кискен кытлык кичерүе күптән инде сер түгел. Очрашуда бу хакта район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сөйләде. Район җитәкчеләренең төп бурычы - анда яшәүчеләр өчен уңайлы тормыш шартлары булдыру. Лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен безнең район барлык федераль һәм республика проектларында катнаша. Бу - “Башкирские дворики”, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, җәмәгать мәйданчыкларын үстерү, подъездларны һәм юлларны ремонтлау һ.б. Аннан тыш, февраль ахырында шәһәрдә балалар поликлиникасы ачылачак, ел азагына яңа балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла, чиратта бассейн һәм ябык каток белән Физкультура-савыктыру комплексын төзү. Инфраструктураның мондый үсеше Дүртөйленең бер урында тормавы, яшәү һәм эшләү өчен лаеклы урынга әверелүе турында сөйли. Зур булмаган шәһәрнең тагын бер мөһим өстенлеге - торакка үтемле бәяләр.

Риф Сәгъдәтулла улы шулай ук район җитәкчелегенең ачыклыгын ассызыклады. “Без барлык социаль челтәрләрдә теркәлгән һәм халык белән тыгыз аралашабыз”. Ул яшь буынны инициативалы булырга, шәһәрне һәм андагы тормышны яхшыртуга үз тәкъдимнәрен кертергә, кирәк булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Студентларга шулай ук район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Ирина Таҗетдинова, район хакимияте башлыгының төзелеш, транспорт, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Эдуард Каһарманов мөрәҗәгать итте.

Очрашу башланыр алдыннан без аның кайбер кунаклары белән аралаштык. Анык картина күзалланды - яшьләрнең яртысы үзләре укыган шәһәрдә калырга ниятли, ә икенче яртысы - әлегә төгәл карарга килмәгән. Район хакимияте вәкилләре белән очрашудан соң, алар нәтиҗәләр ясар һәм дөрес карарлар кабул итәр дип ышанабыз. Чара ахырына инде уңай тенденция сизелде - егетләр һәм кызлар, бик актив булмаса да, сораулар бирә башлады. Ә бу, әңгәмә аларны кызыксындырган булуын раслый һәм әлеге практика дәвам итәргә тиеш.

Барыбызның да хәтерендә: Башкортстан Республикасы Башлыгы Юлламасының бер тезисы башка төбәкләрдә бе¬лем алган студентларны якларга кирәклеген үз эченә алган иде: “Монда иң мөһиме кайтару түгел, бәлки безнең мәктәп тәмамлаучыларны яклау, - диелә анда. - Хәтта аларның күбесе әйләнеп кайтмаса да, куркыныч түгел, бу - аларның язмышы. Яшьләрнең туган республикасы белән эмоциональ бәйләнешне саклаулары мөһим”. “Землячество”ны тергезергә, анда катнашучыларның даими очрашуларын оештырырга, ул оешмаларның туган район белән элемтәсен булдырырга тәкъдим ителде.

Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Әхмәдиев, залда утырган студентлар вакытлыча районнан чыгып китүгә карамастан, алар безнең район балалары булып кала һәм без аларның иминлеге өчен җаваплы, дип ассызыклады. Дүртөйле районыннан чыккан яшьләр кайда гына укымасын, алар үзләренең кече туган иле белән бәйләнешне өзмәскә тиеш.

Читайте нас: