Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 18:05

Проблемаларны хәл итү мөмкинлеге

Шәһәрдә яшәүчеләрнең 7 нче сайлау округы депутаты Илшат Мостафин, шулай ук район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашлыгында үткән җыелышында, аның рәисе Лилия Ями- лева җыелышның урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләләренә багышлануын җиткерде.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең 7 нче сайлау округы депутаты Илшат Мостафин, шулай ук район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашлыгында үткән җыелышында, аның рәисе Лилия Ями- лева җыелышның урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләләренә багышлануын җиткерде.

Былтыр программада республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән 914 җиңүче булган, шул исәптән дүртөйлеләр дә. 1 миллион сумга кадәр республика субсидиясе алу өчен муниципаль бюджет, спонсорлар һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең акчалары төп шарт булып тора.

Субсидияләр бирү өчен социаль әһәмияттәге проектлар тәкъдим ителгән типология кысаларында билгеләнә: бу - торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, урындагы билгеләнештәге автомобиль юллары объектлары, уен мәйданчыклары, мәдәният, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һ.б.

Программа бюджетта, кызганычка каршы, бик үк акча җитеп бетмәгән проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Гамәлдә бердәм тавыш бирү белән, җыелыш беренче чираттагы проблеманы сайлады: бу 6 нчы “Солнышко” балалар бакчасының 2 этажындагы тәрәзәләрне ремонтлау. Ул алдан үткәрелгән җыелышлар нәтиҗәләре буенча да ачыкланган иде инде.

Әлеге балалар бакчасына төрле микрорайоннардан, хәтта авыллардан да балалар йөри. Биредә территория төзекләндерелгән, матур уен мәйданчыклары, балалар өчен юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә өйрәнү участогы бар.

Конкурс шартлары буенча, алдан әти-әниләр җыелышлары, балалар рәсемнәре конкурслары үткәрелде, аларның чыгышлары оештырылды. Бүгенге көндә проектны гамәлгә ашырудә ярдәм күрсәтергә әзер спонсорлар бар, әти-әниләр дә читтә калмаячак.

Читайте нас: