Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2020, 17:25

Могҗиза Һәм бәйрәм кәефе

Яңа ел алдыннан Иске Баештагы йорт-интернатта тәрбияләнүчеләр янына күптәнге дуслары - “Газпром” җәмгыятенең Идел буе төбәкара каравыл идарәсе” Самара шәһәре филиалы Башкортстан каравыл отрядының Дүртөйле бүлекчәсе хезмәткәрләре килде.

Менә берничә ел инде алар йорт-интернат белән хезмәттәшлек итә. Ел саен балалар янына киләләр, аларга бүләкләр тапшыралар. Былтыр канцелярия товарлары алып килсәләр, быел төрле төстәге гирляндалар китергәннәр. Хәзер интернатта яңа ел мохите, могҗиза һәм бәйрәм кәефе даими саклана.

Бүләкләр сайлаганда каравыл отряды хезмәткәрләре балалар учреждениесенең ихтыяҗларын да исәпкә ала. Чөнки аларның максаты - адреслы ярдәм күрсәтү. Отряд җитәкчесе Ришат Бакиров билгеләвенчә, мондый очрашулар балаларга үзләренең ялгыз түгеллеген тоярга мөмкинлек бирә, уңай тәэссоратлар. дәүләт учреждениесе кысаларыннан читкә чыккан аралашу бүләк итә. Рәхмәт йөзеннән, интернаттагы балалар кунакларны чагу һәм мавыктыргыч концерт программасы белән каршы ала. Башкаларның хәленә битараф булмаган зурлар белән үткәргән ихлас кичәләр Иске Баеш йорт-интернатында тәрбияләнүчеләрнең күңелләрендә озак сакланыр әле.

Читайте нас: