Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2020, 17:40

Буыннар бәйләнеше

Башкортстан Республикасы Милли музее мәйданчыгында “Башархив” (https:// basharchive.ru) проекты презентациясе булды, ул БР Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган.

Башкортстан Республикасы Милли музее мәйданчыгында “Башархив” (https:// basharchive.ru) проекты презентациясе булды, ул БР Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган.

“Башархив” - уникаль архив проекты, ул тарихта тәүге тапкыр Башкортстанда яшәүчеләргә 1917 елда Уфа губернасының биш өязе (хәзерге Башкортстан районнарының зур өлеше) буенча авыл хуҗалыгы җанисәбенеңйорт башыннан төзелгән сканерланган карточкаларына керү мөмкинлеген ача. 1917 елгы авыл хуҗалыгы халык исәбен алуархивлары Русия Федерациясенең 5 төбәгендә генә сакланган. Проект нәтиҗәсендә 5740 гаҗәеп документ ачык куллануда булачак.

Проект үз ата-бабаларыңның тарихын, аларның көндәлек тормышын белү мөмкинлеге бирә халык исәбен алуархивлары Русия Федерациясенең 5 төбәгендә генә сакланган. Проект нәтиҗәсендә 5740 гаҗәеп документ ачык куллануда булачак.

Проект үз ата-бабаларыңның тарихын, аларның көндәлек тормышын белү мөмкинлеге бирә һәм ул генеалогик тикшеренүләрне популярлаштыруга юнәлтелгән.

Исәп алу барышында һәр крестьян гаиләсенә (йортына) йорт башыннан карточка төзелгән, анда исәп алучылар бөтен мәгълүматларны да сорауларга җавап бирүче сөйләгәннәрдән язып алган. Ул мәгълүматлар шунысы белән кыйммәт, алар исәп алу сорауларын совет чорында сәясәтләштергәнгә кадәр җыелган.

Йорт башыннан карточкалар түбәндәге мәгълүматларны теркәгән: хуҗалыклар саны; гаилә составы; малларның саны һәм төре; чәчүлек мәйданнарның культуралар, җир мәйданы һәм файдаланылган. җирләр зурлыгы; биләүле җирләр һәм файдаланылган җирләр зурлыгы (имана купчий һәм җир биләүнең башка формалары буенча бүленгән); аренда һәм җирне бирү; авыл хуҗалыгы инвентаре, сәнәгать һәм сәүдә йортлары.

Кемдер үзенең туганнарына документлар таба алмаган очракта, Башкортстан Республикасы Милли архивында XIX, XVIII һәм XVII гасырлардагы ревизия барышындагы, метрика кенәгәләре буенча документлар саклана. Шуңа да, республикада яшәүче һәркем киләчәктә үз гаиләсенең тарихын төзи (тикшерә) алачак!

“Башархив” республикада яшәүчеләргә үз туган ягының тарихын тирәнтен белү һәм буыннар бәйләнешен ныгыту мөмкинлеге бирәчәк.

Ары таба “Башархив” проектын үстерү, туган якны өйрәнү өчен кызыксыну тудырган башка тарихи документлар урнаштыру күз уңында тотыла.

Читайте нас: