Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2020, 17:55

Яңа елны яңа фатирда

Билгеле фильмдагы кебек, шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше яңа ел көннәрендә яңа фатирларга күчү белән бәйле мәшәкатьләр кичерде.

Билгеле фильмдагы кебек, шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше яңа ел көннәрендә яңа фатирларга күчү белән бәйле мәшәкатьләр кичерде. Яңа ел алдыннан алар район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов кулыннан тантаналы шартларда фатир ачкычлары алды. Инвалидлар, ятим балалар һәм авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр исәбеннән 20 кеше район үзәгендәге Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы яңа йорттан фатирлы булды.

-Риковский тыкрыгында урнашкан безнең йорт 2013 елда авария хәлендә дип табылган иде, без күченүне 6 ел көттек һәм менә ул көн килеп җитте. Яңа елны яңа фатирда каршы алабыз, - дип шатлыгы белән уртаклашты Алсу Гыйльметдинова.

Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан Республикасы адреслы программасы буенчаяңаторактан ачкычлар алган андый гаиләләр бу көнне сигез иде.

“Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак биналар бирү” программасы буенча шундый категориядәге 10 кеше яңа фатир ияләре булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 2 кеше, “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган, 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә баскан инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр” программасына ярашлы, уңайлыклары булган торак алды.

Бәхетле фатир ияләренә ачкычлар тапшырып, Риф Сәгъдәтулла улы барысын да якынлашып килгән яңа ел белән котлады, аларга бәхет, уңышлар теләде. Ул шулай ук, район киләчәктә дә югарыда телгә алынган барлык программаларда да катнашачак, дип белдерде. Йорт төзүче вәкиле Илшат Әхмәтов та яңа фатир алучыларга изге теләкләрен җиткерде. Ул йортның заманча инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителүе, андагы фатирларның җылы һәм яшәү өчен уңайлы булуын да әйтте.

Яңа елга моннан да яхшырак бүләк алу, мөгаен, мөмкин дә түгелдер.

Читайте нас: