Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2020, 13:45

Таш-Елга Яңа елны каршы алды

Иске Кәңгеш авыл клубы Флидә Сәхипова җитәкчелегендә Таш-Елга авылы халкы белән бергә 1 гыйнварда Яңа ел бәйрәме оештырды.

Иске Кәңгеш авыл клубы Флидә Сәхипова җитәкчелегендә Таш-Елга авылы халкы белән бергә 1 гыйнварда Яңа ел бәйрәме оештырды.

Калкулыкта күңел биреп эшләнгән уенчыклар белән бизәлгән чыршы тора. Авылда яшәүче Николай Тарасов, Глүс Газизов, Борис Манкиев, Фәнүс Газизов көче белән эшләнгән Яңа ел шәһәрчеге һәркемне, аеруча балаларны, сөендерде. Бәйрәмне оештыруның “хуҗалык” ягын Альберт Сәхипов үз өстенә алган.

Музыкаль яктан чараны Рушан Сәхипов бизәде, кышка багышланган матур җырлар яңгырады.

Менә авыл читендә баштанаяк бизәлгән ат күренде. Кошевкада Кыш Бабай белән Карсылу утыра (Эдик һәм Алсу Гыйлемхановлар), алда - яңа ел әкиятендәге чын кучер (Олег Яникаев).

Ат белән кошевканы бәйрәмгә “Старт” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Рим Насретдинов тәэмин иткән. Кышкы “карета” хәзер нигездә файдаланылмый да. Кошевканы биредә Яңа ел бәйрәмнәре өчен саклыйлар.

Бәйрәмнең төп кунаклары килгәч, уеннар, җыр-бию башланды, бәйрәм чыршысы тирәли әйлән-бәйләнгә бастылар.

Бәйрәм әкият геройларыннан башка буламы соң?! Үтеп киткән ел – Дуңгыз (Илшат Әсәдуллин) яңа килгән ел - Күсе (Лира Газизова), Убырлы Карчык (Рәзилә Газизова) бар иде. Алар күңелле тамаша күрсәтте.

Венециядән Валерик Фазылханов тулы бер спорт командасы алып килгән. Ике команда - “Венеция” һәм “Таш-Елга” таудан шууда ярышты. “Дөнья хоккее” һәм башка уеннар да булды. Мондый очракларга хас булганча, дуслык җиңде!

Чараны Гөлсинә Нурисламова һәм Лиана Фазылҗанова алып барды. Әхнәф Ситдиков баянда армый-талмый уйнады. Янәшәдә өч самавыр чыжлап утыра, өстәлләр сый-нигьмәттән сыгылып тора.

Кунакчыл Флүр һәм Сәбилә Хәмәтҗановлар һәркемне кайнар чәй белән сыйлый.

Бәйрәм ахырында, традиция буенча, аукцион булды. Санаулы минутлар эчендә судаклар һәм корбан балыклар, өем-өем чәкчәк һәм башка продукция сатылып бетте.

Бер көннән соң шундый ук бәйрәм балалар өчен оештырылды.

Читайте нас: