Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2019, 13:10

“Чыршы – 2019” операциясе

Яңа ел якынлаша! Ел саен бу чорда яңа ел чыршыларын рөхсәтсез кисү кебек закон тәртибен бозучылар саны кискен арта. Бу җәхәттән, яшь чыршылар, наратлар һәм ак чыршы иң күп зыян күрә.

Яңа ел якынлаша! Ел саен бу чорда яңа ел чыршыларын рөхсәтсез кисү кебек закон тәртибен бозучылар саны кискен арта. Бу җәхәттән, яшь чыршылар, наратлар һәм ак чыршы иң күп зыян күрә. 2019 елның 25 ноябрендә БР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Чыршы – 2019” оператив-профилактик операция үткәрү турында” приказга кул куелды. Аның максаты – яңа ел алды чорында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү, яңа ел чыршыларын хәзерләү, ташу һәм сатуга оператив контроль булдыру.

РФ гамәлдәге законнарына ярашлы, рөхсәтсез киселгән “яңа ел чыршылары” (чыршы, ак чыршы, нарат) өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Административ штрафларның күләме: гражданнарга – 3-4 мең сум, вазифалы кешеләргә – 20-40 мең сум, юридик берәмлекләргә – 200-300 мең сум.

БР “Лесничестволар идарәсе” ДКУ Дүртөйле район бүлеге, шулай ук республика Урман хуҗалыгы районара территориаль бүлекләре хезмәткәрләре безнең районда һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең агачларны һәм яңа ел чыршыларын рөхсәтсез кисмәвен, билгеләнгән шундый фактлар турында власть органнарына хәбәр итүләрен сорый, чөнки урманнарны саклау – безнең уртак эшебез.

Р.Хәбиров, дәүләт урман инспекторы.


Читайте нас: