Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 16:15

Тәмле бәйрәм

Риваятьтә бәян ителгәнчә, бу ризык болгар ханнарының берсенең үзсүзлелеге белән барлыкка килгән. Бик борын заманда ул үзенең бердәнбер улын өйләндерергә җыенган һәм шушы уңайдан аның ку - накларын яңа,үзенчәлекле ризык белән шаккатырасы килгән. Хан үзенең кешеләренә үзенчәлекле әйбер уйлап табарга боерган. Хан хөкеменә ризыклар тәкъдим итүчеләр исәбендә көтүче хатыны да була. Ул он һәм өйдә булган башка азыктан нәрсәдер пешергән. Аның ризыгы падишаһның күңеленә хуш килгән. Бу исә тәбикмәк була. Туйда кунаклар өчен нәкъ шул ризык яңа сый итеп алына. Шуннан бире татар халкының бәйрәм табынында ул иң мөһим тәмлекәчләрнең берсе булып тора.

Әлеге риваятьне шул тәбикмәкләргә багышланган чарада аның алып баручылары - район үзәк китапханәсе эшчәннәре Зөлфә Хисмәтуллина һәм Зәлфия Сәетова сөйләде. Бу көнне китапханәгә, биредә үк эшләп килгән “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары җыелды. Әйткәндәй, алып баручыларның беренчесе – аның җитәкчесе.

Чараның шушы вакытта үтүе дә гаҗәп түгел. Кыш җитә, каз өмәләре башлана, ә алар,традиция буенча, тәбикмәксез үтми. Өстәвенә, күптән түгел генә Аналар көнен бәйрәм иттеләр. Ә кайсы гына әни үзенең балалары өчен иң тәмле тәбикмәк әзерли белми икән?!

Менә бүген дә хатын-кызлар берберсе белән тәбикмәк пешерү рецептлары белән уртаклашты. Кемдер аны чүпрә белән әзерли, ә кемдер кефир белән сода куллана икән. Кемдер йомырканы шулкадәре сала, ә кемдер азрак яки күбрәк. Кыскасы, ничә хуҗабикә булса, шул чаклы рецептлар... Клуб әгъзалары үз тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмаган, ә бәйрәмгә өем-өем тәбикмәк тә пешереп алып килгән. Биредә аларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган. Анда Хәнә Шәрипованың бәйләнгән шәлләре һәм бияләй-перчаткалары, Тәрҗимә Фәезова һәм Руфина Исламованың тапкырлап чигелгән картиналары, Римма Мәхмүдованың кулдан эшләнгән, матур киемнәрдәге курчаклары һ.б. бар иде. Һәр оста үз иҗат җимешләрен тәкъдим итеп кенә калмады, бәлки аларны эшләү тарихын да сөйләде. Ә алып баручылар клуб әгъзалары белән таныштырып, аларның һәркайсы өчен җылы, матур сүзләр дә тапты. Шунысы куанычлы,хатын-кызлар һәр яңаны өйрәнергә омтыла, шуңа да өлкән яшьтәгеләрнең халык университетларына йөри. Аларның берсе үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыруын - тегәргә өйрәнүен дә әйтте.

Клубның күп кенә әгъзалары бик оста итеп җырлый да, үзешчән иҗат коллективлары әгъзалары булып торалар. Болар Лира Рәхимова, Гөлфинә Әхмәева, Зөһрә Әхмәдуллина. Алар ахирәтләренә моңлы җырларын бүләк итте. Гүзәл затларыбыз арасында хис- тойгыларын шигырь юлларына салучылар да бар - алар да җыелучыларны үз иҗаты белән сөендерде. Кыскасы, чара иң яхшы мәгънәсендә “кызларның кич утыруына” әверелде, алар анда хәтта тематик табышмакларга җаваплар да таптылар. Бәйрәм кызыклы, матур һәм мавыктыргыч кына түгел, ә бик тәмле дә булды. Ул өйдә пешерелгән төрле ризыклар белән бергә тәбикмәкләрне дә тәмләп карап, күңелле чәй эчү белән тәмамланды.

Читайте нас: