Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2019, 19:05

Мактап телгә алалар

Илфат Зәйнетдиновның бөтен хезмәт эшчәнлеге тораккоммуналь хуҗалык тармагы белән бәйле дияргә була. 1992 елда ул “Коммунальник” предприятиесенә килгән һәм шуннан бирле биредә эшли. Коллективта аны мактап телгә алалар, хезмәт бурычларына намуслы һәм җаваплы карый, эшен җиренә җиткереп, оста башкара, диләр.

Шәһәр урамнары һәм йорт аллары, мәйданчыкларның чиста һәм тәртиптә булуында аның турыдан-туры катнашлыгы бар. Ул яхшы рационализатор һәм үзе эшләгән техниканы даими камилләштерә. Аңа беркетелгән машина һәрчак үрнәкле торышта, елның теләсә кайсы вакытында файдалануга әзер. Үзенең күпьеллык хезмәт тәҗрибәсен ул яшьләр белән теләп уртаклаша, аларга производство һәм җәмәгать тормышында коллективның актив әгъзалары булырга ярдәм итә.

Читайте нас: