Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 02:00

Бәйрәм матур үтте

Сикәлекүл авылында күңелле “Урам бәйрәме” үтте. Милли киемнәрдәге кызлар һәм авыл халкы кунакларны икмәк-тоз белән каршы алды. Быел җәй авыл урамындагы юлга биредә яшәүчеләрнең үз акчаларына вак таш җәелгән.

Сикәлекүл авылында күңелле “Урам бәйрәме” үтте. Милли киемнәрдәге кызлар һәм авыл халкы кунакларны икмәк-тоз белән каршы алды. Быел җәй авыл урамындагы юлга биредә яшәүчеләрнең үз акчаларына вак таш җәелгән.

Авыл старостасы Фаат Гәрәев барысын да хезмәт ветераны Зоя Вәлиева ихатасына чакырды. Аның кызы Фая һәм кияве Салават Ибатуллиннар һәм йорт хуҗабикәсе Зоя апа кунакларны ихлас каршы алды. Фаат Фәргать улы авылның күпьеллык бай тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, исеменең килеп чыгышы турында әйтте. Кунаклар, хуҗаларның күршеләре Рәшидә Гарифуллина белән бергәләп әзерләгән милли ризыклар - чәкчәк, өчпочмак, бәлешләр, тәбикмәкләрдән авыз итте, самавырдан хуш исле чәй эчте. Йорт хуҗаларына рәхмәт әйтеп, бәйрәмдә катнашучылар үз юлларын дәвам итте.

Бәйрәм кунаклары авылның аксакаллары белән очрашты, аларның тормышы белән кызыксынды һәм авылның матур, зур йортлары белән хозурланды.

Галиевларның кунакчыл гаиләсендә булдылар. “Чишмә” токымчылык заводында терлекчелек тармагында эшләүче, ялгызы сынсыйфатлы өч ул Илгиз, Илдус һәм Илсурны үстергән йорт хуҗабикәсе ихатада ук мул табын әзерләгән. Бәйрәм хөрмәтенә Гөлнара Гыйләҗетдин кызы гөбәдия һәм бишбармак пешергән. Аларның иркен өе, каралган бакчалары, матур чәчәк клумбалары һәм кул эшләре күргәзмәсе кунакларны таң калдырды.

Бәйрәмнең икенче өлеше авыл клубында дәвам итте. Фойеда Сикәлекүл авылы тарихына һәм әлеге торак пунктта туып-үскән күренекле якташларга, шулай ук шагыйрә Рәзинә Мөхияр иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылган. Рәвизә Мөхәммәтованың кул эшләре күргәзмәсе оригинальлеге, чагулыгы һәм матурлыгы белән игътибарны җәлеп итте. Бәйрәм урын­дагы “Умырзая” ансамбле башкаруындагы “Сикәлекүл” җыры белән башланды. Котлау сүзе белән бәйрәм кунаклары чыгыш ясады. Район хакимиятенең элекке башлыгы Ринат Хәйруллин үз чыгышында авылның бүген нинди матур булуын һәм боларның барысы да биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы икәнлеген әйтте һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл биләмәсе башлыгы Илдар Әхмәдуллин бәйрәм белән котлады һәм Гөлнара Галиевага, Рида Мостафинага, Рәшидә Гарифуллинага, Зимфира Гәрәевага, Фаат Гәрәевка, Мәсрүрә Садыйковага, Светлана Мостафинага, Зөһрә Закировага, Фая Ибатуллинага, Рая Латыйповага, Рәвизә Мөхәммәтовага, Ирина һәм Мирзанур Закировларга, шулай ук кунаклар Рәзинә Мөхияр һәм Рәиф Закировка әлеге чарада актив катнашкан өчен почет грамоталары тапшырды. Бәйрәмне оештыручылар Илвера Исхаковага, Хафиза Габбасовага, Айсылу Гәрәевага, шулай ук чараның спонсорлары Рәфис Муллаяновка һәм Раил Закировка рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яр Чаллы педагогия университеты доценты Рәиф Закировның һәм аның тормыш иптәше, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең чыгышлары барысының да күңеленә хуш килде. Аның туган җиргә сөю белән сугарылган шигырьләре һәм билгеле композитор Илгиз Закиров белән берлектә иҗат ителгән Сикәлекүл авылы турындагы яңа җыры авылдашларында соклану тудырды.

Чара барышында бәйрәмне алып баручы - Чишмә модельле китапханәсенең баш китапханәчесе Ильвера Хәнифҗан кызы табигатьнең матурлыгы турында шигырьләрне искиткеч итеп укыды, авылның фидакарь эшчәннәрен мактады һәм авыл елдан- ел төзекләнә һәм матурлана бара, дип билгеләде. Район мәдәният сараеның үзешчән артистлары Нәзилә Нуриәхмәтова, Эльза Әхмәдиева, Лилия Сәрварова, Марсель Хөсәенов катнашлыгындагы концерт номерлары, гармунчылар Азат Гәрәев һәм Алмаз Ибраһимов башкаруындагы халык көйләренә попурри, Исмаел авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ирина Мөхәммәтшинаның, урындагы талантлар Рая Латыйпованың һәм “Умырзая” вокаль ансамбле чыгышлары тамашачыларга күңелле һәм уңай тойгылар бүләк итте.

Сикәлекүл авыл клубының мәдәни оештыручысы Ләйсән Галләметдинова һәм оештыручылар куелган максатка иреште. Кече авылларның йөзен яхшыртуга, анда яшәүчеләрне берләштерүгә, яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелгән әлеге чара уңышлы үтте.






Р.САМАТОВ, Чишмә авылы.





Читайте нас: