Район үзәк китапханәсенең “Секреты травницы: рецепты бабушки Зульфы” проекты 100 000 сум күләмендәге грант отты.
Проект шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен биш фитолекторий үткәрүне күз уңында тотты. Төп герой, үләннәр җыючы Зөлфә Гимазова үләннәр белән дәвалау тарихын мавыктыргыч формада бәян итте, безнең районда үсә торган дару үсемлекләре, аларны куллану ысуллары турында сөйләде. Лекторийларда катнашучылар авыртулардан, авырулардан котылырга ярдәм иткән үләннәрне танырга өйрәнде. Зөлфә Имаметдин кызы аларның кайберләренең дәвалау сыйфатыннан тыш, ярамау ихтималы булуы турында да әйтте.
Занятиеләрнең берсендә урманга бару оештырылган. Дару үләннәре җыючы аларны җыю, саклау кагыйдәләре белән урында таныштырды. Аннан тыш, ул әлеге урын белән бәйле риваятьләр хакында да сөйләде.
Шәһәрдә яшәүчеләрнең дару үләннәре җыю мөмкинлеге аз булганлыктан, чираттагы занятие үзеңнең дача участогында үткәреп, аны дару үсемлекләре һәм тәмләткеч үләннәр үстерү темасына багышланды. Зөлфә Имаметдин кызы түтәлләрне кайда урнаштыру яхшырак булуын, аларда нәрсә үстерергә, ничек карарга кирәклеген дә җентекләп аңлатты.
Дару үләннәрен куллану дәвалау һәм профилактик максатлар белән генә чикләнми. Савыктыру сыйфатларына ия булу нәтиҗәсендә алар косметологиядә дә киң куллану тапкан. Тыңлаучылар маскалар, төнәтмәләр, лосьоннар һ.б. әзерләү серләре белән дә танышты.
Йомгаклау фитолекториендә тыңлаучылар витаминнарга, минераль матдәләргә иң бай үсемлекләр, шулай ук салкын тиюдән булган авырулардан котылырга нинди дару үләннәре ярдәм итүе турында белде. Катнашучылар проектны алып баручыга файдалы һәм кирәкле мәгълүмат өчен рәхмәт Q. әйтеп, аңа кечкенә бүләкләр тапшырды. Чара үлән чәен тәмләп карау белән тәмамланды.
Проект авторы китапханә методисты Илмира Бәсимова сөйләвенчә, алынган акчага китапханә матди-техник базаны яңарткан - яңа проектор, күпфункцияле принтер һәм фотоаппарат сатып алганнар.