Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 02:00

Офицер истәлегенә

Халыклар бердәмлеге көнендә Әсән авылында тантаналы шартларда майор Рәшид Нухтаев истәлегенә тактаташ ачылды. Аның арабыз­дан китүенә бер елдан азрак вакыт үтте.

Халыклар бердәмлеге көнендә Әсән авылында тантаналы шартларда майор Рәшид Нухтаев истәлегенә тактаташ ачылды. Аның арабыз­дан китүенә бер елдан азрак вакыт үтте.

Рәшид Шокир улын искә алырга авылдашлары җыелды. Истәлекле тактаташ ачу тантана­сында район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясап, Русия офицерын лаеклы хөрмәт белән искә алды.

Рәшид Шокир улы 1954 елның 21 октябрендә Үзбәкстан ССР Кашкадәрья өлкәсе Бешкент шәһәрендә туган. Мәктәптә яхшы укый, гамәли фәннәр буенча олимпиадаларда призлы урыннар ала. 1977 елда ике тапкыр Кызыл Байраклы, Ленин исемендәге Рязань югары һава-десант ко­манда училищесын тәмамлый. 1977-1986 елларда үзйөрешле- артиллерия установкалары взво­ды командиры була. 1982-1984 елларда Әфганстан Демократик Республикасында хезмәт итә. 1986-1987 елларда үзйөрешле- артиллерия батареясының һава-десант әзерлеге коман­дир-инструкторы урынбасары була. 1979-1988 елларда берничә тапкыр хәрби конфликтлар зона­сында: Вьетнамда, Таулы Кара­бахта була. 1990-1999 елларда хәрби комиссар урынбасары, танкка каршы дивизион штаб на­чальнигы, һава-десант хезмәте һава-десант техникасы бүлеге начальнигы вазифаларын били. Ә 2002-2018 елларда Әсән урта мәктәбендә эшли, үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен алып бара.

Идәрәҗә “За службуОтечеству” ордены, “За боевые заслуги”, “За безупречную службу”, “От благодарного афганского народа” медальләре, “Воин- интернационалист” билгесе һ.б. белән бүләкләнгән.

Рәшид Нухтаев истәлегенә куелган тактаташтагы актукыманы аның хатыны Илдария Майшәриф кызы ачты.

Тактага шундый сүзләр уеп язылган: “Әфган сугышын үткән, кыска гына чагу гомер яшәгән авылдашыбыз истәлегенә. Ул үтә дә гадел, корыч ихтыяр көченә ия, Туган ил алдында югары бурыч тойган кеше иде. Ул яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур хезмәт салды. Киң күңелле һәм кайнар йөрәкле кеше булды. Запастагы майор, мәктәп укытучысы буларак, авылдагы малайлар һәм кызларның кумирына әверелде. Аның: “Намус белән яшәгез, ихлас яратыгыз, гүя ул соңгы мизгел кебек!” дигән сүзләре һәркем өчен дә васыять булып яңгырый.

Авылдашлары Рәшид Шокир улының якты истәлеген мәңге саклаячагына, ә аның укучылары үзләренең Укытучысы өйрәткән идеалларга тугры калачагына иманыбыз камил.

Шулай ук истәлекле тактаташ ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов актив гражданлык позициясе һәм үсеп килүче яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән шәхси хезмәтләре өчен Ришат Гыйльмановка, Азат Хәмзинга, Айгөл Сабитовага Рәхмәт хаты тапшырды. Ә традицияләрне саклаган һәм авыл биләмәсенең җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен Рәшид Шокир улының кызы Юлия Нухтаева һәм Илдус Мәрдамшин Әсән авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларына лаек булды.



Читайте нас: