Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2019, 02:00

Яшьләр һәм җәмгыять: проблемалар һәм карашлар

Яшь буын мәдәниятне, фәнне, сәнгатьне генә түгел, бәлки хәзерге җәмгыятьнең һәм дәүләтнең социаль, сәяси һәм икътисади өлкәләрен уңышлы үстерү өчен фундамент булып тора.


Яшь буын мәдәниятне, фәнне, сәнгатьне генә түгел, бәлки хәзерге җәмгыятьнең һәм дәүләтнең социаль, сәяси һәм икътисади өлкәләрен уңышлы үстерү өчен фундамент булып тора. Якындагы унъеллыкларда безнең илебезнең нинди булуы нәкъ менә яшь буынга, аның саулыгына, акыл һәм әхлакый үсешенә, инновацион потенциалын реализацияләвенә турыдантуры бәйле.

Төрле күзлектән чыгып тикшерү өчен сайланган проблема буенча фикерләр спектрын ачу, әлеге тема белән бәйле аңлашылмаган һәм бәхәсле моментларны тикшерү максатында шәһәр китапханәсендә “NO PROBLEM?! Хәзерге заман контекстында яшьләр проблемалары” дигән темада түгәрәк өстәл үткәрелде. Яшьләр белән сөйләшүгә район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге белгечләре Лилия Галәветдинова, Мансур Кашапов, коррупциягә каршы эш буенча баш инспектор Ильнара Сабитова, шулай ук “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Рина Шәрипова килде.

Яшьләр хәзер нинди? Ул үзен ничек тоя? Нәрсәгә омтыла? Яшьләрнең проблемалары бармы? Алар нидән гыйбарәт? Шушы һәм башка сорауларны түгәрәк өстәл артында тикшерделәр. Бишенче урта мәктәпнең 11А һәм 11Б сыйныфлары укучылары сөйләшүнең темасын хуплады. Алар фикеренчә, кешенең җәмгыятьтәге ары таба яшәеше гел генә бер кешедән генә тормый, хәзер бик күп нәрсәне матди мәсьәлә хәл итә һәм һәркемнең дә тормышының матди дәрәҗәсе заман таләпләренә һәм тормыш шартларына туры килми.

Яшьләр эшләре буенча бүлек белгечләре фикеренчә, хәзерге яшь буынга әлеге вакытта үзенең яхшы укырга дигән турыдан-туры бурычын үтәү мөһим. Уку - ул бөек хезмәт, белемле кеше генә җәмгыятьтә аерым уңышларга ирешә.

Лилия Ансар кызы коррупция һәм аның белән көрәш турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул түгәрәк өстәлдәгеләр белән уеннар үткәрде. Яшьләр “Проблемаларыгызны алып ташлагыз”, “Максатыгызны ачыклагыз”, “Көнчыгыш базары” уеннарында катнашты. “Өч кыз” һәм “Текә әбиләр” дигән сәхнә күренешләре әзерләп күрсәтелде.

Өлкән сыйныф укучылары тәкъдим ителгән мәсьәләләрне тикшерүдә актив катнашты, әңгәмәдә катнашучылар белән бәхәсләр корып, үз фикерләрен әйтте.

Яшьләр оешмалары булдыру һәм аларны үстерү, экстремистик идеология белән көрәштә яшьләрнең роле, яшьләр сәясәте мәсьәләләре, шулай ук үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү кебек көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Хәлне тикшереп, түгәрәк өстәлдә катнашучылар, ачыкланган проблемаларны хәл итү өчен хәзерге заман яшьләренә координацияләнгән социаль-икътисади сәясәт үткәрү мөһим.

Түгәрәк өстәл кунаклары белән әңгәмә нәтиҗәсендә яшьләрдә үз язмышларына үзләренең җаваплылыгы, мәктәптән соңгы үзаллы тормышны планлаштыру һәм аңа әзерләнү кирәклеге турында фикерләр туды.

С.БИКМӨХӘММӘТОВА.



Читайте нас: