Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 02:00

Яхшы эш

Безнең заманда күп кенә оешмалар башкалар бәласенә битараф калмый. Аеруча, авырлыклар кемнедер бәхетле балачагыннан мәхрүм итсә. Социаль приютта тәрбияләнүче балаларга аларга яңа шартларга күнегү өчен “РН- Сервис” җәмгыяте Дүртөйле шәһәрендәге Экспедиция-2 хезмәткәрләре учреждениегә сенсорлы интеграция өчен заманча җиһаз бүләкитте.

Безнең заманда күп кенә оешмалар башкалар бәласенә битараф калмый. Аеруча, авырлыклар кемнедер бәхетле балачагыннан мәхрүм итсә. Социаль приютта тәрбияләнүче балаларга аларга яңа шартларга күнегү өчен “РН- Сервис” җәмгыяте Дүртөйле шәһәрендәге Экспедиция-2 хезмәткәрләре учреждениегә сенсорлы интеграция өчен заманча җиһаз бүләкитте.

Гамәлдә, гаиләдә тәрбияләнмәгән һәр баланың да күңеле китек була. Баланың үсешендә гаиләнең роле бик зур һәм балалар учреждениесе тәрбиячеләре әти-әниләрне барыбер алыштыра алмый. Приютка эләгү факты ук баланың үзенең “кечкенә” трагик тормыш тәҗрибәсе булуы турында сөйли.

Яңа җиһаз баланы яңа тормыш шартларына күнектерүнең башка алымнары белән бергә, балаларга үзләренең иңенә төшкән авыр тормыш хәлен җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Аларга акыллы, сәламәт һәм актив булып, бар яклап та гармонияле үсәргә мөмкинлек бирә. Психолог бүлмәсе хәзер авырайтылган одеял һәм шарф, шулай ук Ябалак Оегы һәм Йомыркасы белән тулыланды.

Авырайтылган одеял - ул билгеле авырлык­тагы одеял. Киеренкелекне бетерү эффекты бөтен тән буйлап бертигез таралган кагылу басымы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мон­дый басым кысып кочаклау кебек, нәтиҗәдә куркынычсызлыкны тою барлыкка килә һәм стресс бетә. Ябалак Йомыркасы - шарсыман йомшак капчык, аңа бөтенләй кереп чумарга мөмкин. Бу исә үзеңне җылыда, рәхәттә һәм куркынычсызлыкта тою мөмкинлеге бирә. Ябалак Оегы кулларга һәм аякларга тирән басым ясый һәм аны каршы торырга мәҗбүр итә, тәннең бушлыкта тоту тойгысын яхшыртырга булыша. Авырайтылган шарфның төп билгеләнеше - киеренкелекне бетерү һәм игътибарны туплау, балага дәресләрдә игътибарны туплау мөмкинлеге бирә.

Мондый җиһаз бөтен балалар учреждениеләрендә дә юк. Нигездә түләүле балалар бакчаларында һәм клиникаларда кулланыла. Шуңа да социаль приют җитәкчелеге үзләренең эшендә заманча һәм нәтиҗәле алымнар куллана алуы белән горурлана.

Үз чиратында производство участогы начальнигы Сергей Рыжник, хәйриячелектә мондый адым бердәнбер булмаячак, дип вәгъдә итте. Оешма коллективы балалар янына Яңа ел бәйрәмнәрендә дә килүне планлаштыра. һәм, мөгаен, буш кул белән түгел.





Читайте нас: