Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 02:00

Киләчәккә юл бүген салына

В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә тантаналы чара үтте. Тәбрикләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясады. Ул, ике истәлекле вакыйганы - Юл хуҗалыгы эшчәннәре, шулай ук Автомобиль транспор­ты эшчәннәре көнен бәйрәм итәбез, дип билгеләде.

Икътисадны үстерү өчен яхшы юллар һәм ышанычлы транспорт кирәк. Быел рекордлы санда автомобиль юллары­на, шул исәптән, шәһәр урамнарын­да да, асфальт җәелде, ихаталар ре­монтланды, автомобиль тукталышлары төзелде. Автомобиль техникасы паркы яңартыла. Безнең водительләр - чын профессионаллар, күрше районнарны, шулай ук шәһәрара маршрутларны да хезмәтләндерәләр.

Чыгыш ясаучы шулай ук мак­сатлы программалар буенча йорт алды территорияләрен комплекслы төзекләндерү турында да сөйләде.

Аннары производство алдынгыларын, ветераннарны бүләкләү булды. “Баш­кортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” юбилей медаленә автотранспорт предприятиесенең элекке начальни- лары Шамил Карамов, Венер Кашаев, “Коммунальник” МУП водителе Илфат Зәйнетдинов лаек буды.

Район хакимиятенең, транспортчылар һәм юлчыларның югары оешмаларының почет грамоталары күп булды.

Чарада“Башавтотранс” ДУП дирек­торы Надир Самиев, “Башкиравтодор” җәмгыятенең генераль директоры Эдуард Гайнуллин чыгыш ясады, бәйрәм белән котлады.

Район мәдәният сарае артистлары зур концерт белән чыгыш ясады.

Читайте нас: