Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 02:00

Ата-ана булу үзе бер фән

Дүртөйледәге Төньяк-көнбатыш районара “Гаилә” үзәгендә чираттагы гаилә ялы үтте. Бу юлы “Ата-ана булу җаваплы фән” дигән темага. Әле биредә тәрбияләнгән балаларны күрергә аларның әниләре килде.

Дүртөйледәге Төньяк-көнбатыш районара “Гаилә” үзәгендә чираттагы гаилә ялы үтте. Бу юлы “Ата-ана булу җаваплы фән” дигән темага. Әле биредә тәрбияләнгән балаларны күрергә аларның әниләре килде.

Ә учреждение белгечләре алар өчен “Балаларның яшь үзенчәлекләре”, “Бала белән аралашканда эмоцияләргә идарә итү (үз эмоцияләреңә идарә итү техникасы, ничек итеп хәрәкәтләр ярдәмендә баш миен эшләвен үстерергә)”, “Метафорик ассоциатив карталар” дигән темаларга бай эчтәлекле лекторийлар әзерләгән. Әниләр әйтүенчә, мондый лекцияләр аларга үз балаларын яхшырак аңларга булыша һәм алар белән аралашуны дөрес көйләргә өйрәтә.

- Мондый чараларны без ай саен үткәрәбез. Алар үз максатына ирешә дип исәплибез, әти-әниләр һәм балалар арасында мөнәсәбәтләр якыная. Зурлар үз кызлары һәм уллары өчен җаваплылык хисе тоя башлый, - дип сөйли Үзәк директоры Гөлшат Тимашева.

- Очрашулар төрле темалар буенча үтә, мәсәлән, “Мәктәпкә барырга ярдәм ит”, “Гаилә белән ял”, “Хәвефсез кани­куллар”, “Нептун көне” һ.б.

Белгечләр әниләр белән эшләгән вакытта, балалар чәчәк атучы агач ясау белән мәшгуль булды. Аларның һәркайсы кәгазьдән чәчәкләрне мөмкин кадәр пөхтәрәк һәм матуррак итеп эшләргә тырышты һәм соңыннан аларны “агачның” киң ябалдашларына беркетте.

Балаларның бергәләп башкар­ган эше чагу, матур, позитив булды һәм аңа карап, аның авторларының киләчәге һичшиксез якты һәм матур күренешләр белән тулы булырга тиеш, дип уйлыйсың.




Читайте нас: