Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 02:00

Безнең урамга да бәйрәм килде

Мәскәү авыл Советына караган кечкенә, әмма гаҗәеп матур Имай Утар авылында яшәүчеләр өчен “Урам бәйрәме” үтте.

Мәскәү авыл Советына караган кечкенә, әмма гаҗәеп матур Имай Утар авылында яшәүчеләр өчен “Урам бәйрәме” үтте.

Елның бу фасылы өчен гадәттән тыш матур көн чарада катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде. Кояшлы, якты көн һәм кунаклар килүгә үз ихаталарын зур ихласлык белән әзерләгән авыл кешеләре - бәйрәмне оеш­тыручылар өчен иң зур бүләк шул түгелме!? Мәскәү авылы мәдәният йорты эшчәннәре Резе­да Шакирова һәм Роза Гарипова чараны алдан планлаштырган, җиң сызганып, кирәкле атри­бутлар әзерләгән һәм халык­ны бәйрәмдә актив катнашырга чакырып, үзләре үк йортларга кереп йөргән. һәм аларның ты­рышлыгы игътибарсыз калмаган, чара гаиләдәге кебек җылы һәм дустанә мохиттә үтте.

Авылдашлар, шушы авылдан чыккан кешеләр, шулай ук бәйрәм уңаеннан җыелган күпсанлы ку­наклар гид Зәнфирә Бәшарованы кызыксынып тыңлады. Ул авыл тарихы турында сөйләде һәм анда яшәүчеләр белән таныштырды. Бу көнне үзләренеңүрнәкле иха­таларын кунакларга күрсәткән гаиләләргә җентекләп тукталды.

Сый-нигъмәтләрдән сыгы­лып торган өстәлләрдән тыш, авылда яшәүчеләр кул эшләре, милли ризыклар күргәзмәләре дә әзерләгән. һәр гаилә кунакларга үз экс-понатларында нәрсә белән шөгыльләнүләрен, нинди талантларга ия булуларын күрсәтергә тырышкан. Уңган хуҗабикәләр үзләре башкарган кул эшләрен, пешерелгән бәлеш, чәкчәк, тәбикмәк кебек ризыклар тәкъдим итте. “Көзге байлык” - яшелчә-җимешләрдән, гөмбәдән һ.б. төрле натюрмортлар бәйрәмгә үзгә бер ямь бирде. Ихата хуҗалары кунакларны ихлас каршы алды, пешкән ризыклар, шашлык, тәмлекәчләр белән сыйлады. Самавырдан эссе чәй тәкъдим итте.

Бәйрәм Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. “Үрнәкле ихата” номинациясендә Рәйсә һәм Рәдиф Хәйдаровлар, Илбира Фазылова, Лиза һәм Урал Солтановлар билгеләнде. Алар га шулай ук истәлекле бүләкләр бирделәр. Утыздан күбрәк кеше бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә актив ярдәм күрсәткән өчен Рәхмәт хатлары алды.

“Бүгенге көндә авылда 200 дән артык кеше яши, аларның 20 дән күбрәге Мәскәү урта мәктәбе уку­чылары. Имайутарлылар һәрчак бердәмлекһәмэшсөючәнлекләре белән аерылып тора. Авылда оештырылган бөтен чаралар да, бүгенге кебек бәйрәмме ул, яки өмәме, менә шундый дәрт белән, матур үтә. Авылда кешеләрнең уңайлы яшәве өчен бөтен шартлар бар. Бәйрәмдә актив катнашкан һәркемгә, бөтен авыл халкына, кунакларга ихлас рәхмәт сүзләре әйтәбез. Авылдашларга бәйрәм бүләк иткән оештыручыларга аерым рәхмәтебез. Ә авылларга мондый бәйрәмнәр бик кирәк”, - диде авыл биләмәсе башлыгы Динар Хөснетдинов.
Чарага җыелучылар Имай Утар авылында яшәүчеләрнең бик ярдәмчел һәм кунакчыл булула­рына янә бер инанды. Биредәге халык, авыл кешесенә хас булган­ча, тырышып эшләп кенә калмый, бәлки иҗат итә, гади генә нәрсәдә дә матурлык күрә белә, тормыш­ны яратып яши. Авыл бүген нәкъ шундыйлар белән көн итә.








Читайте нас: