Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 02:00

«Кече шәһәр - зур тарих»

Районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда шәһәрнең 30 еллыгына багышлап, “Кече шәһәр - зур тарих” күргәзмәсе ачылды. Чарага хакимият вәкилләре, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, мәдәният эшчәннәре, хезмәт ветераннары, укучылар чакырылган иде.

Җыелучылар алдында тәбрикләү сүзе белән район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев чыгыш ясады. Аннары, район үзәген шәһәр буларак үстерүдә турыдан-туры катнашкан производство ветераннарына, утыз ел дәвамында “Чакмагышнефть” идарәсен җитәкләгән Флүр Хәтмуллинга, төзелеш оешмалары җитәкчесе - башта тимер-бетон изделиеләре заводын, аннары “Дүртөйлестрой” фирмасын җитәкләгән Валерий Сиразовка бирелде.

Нефтьчеләр арасында үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Фәнис Рәхмәтуллин күп еллар инде шигырьләр яза, берничә шигъри җыентык авторы, Ренат Нуретдинов - китап-мемуарлар яза. Икесенең дә әсәрләрен халык яратып укый. Алар да шәһәрдә яшәүчеләрне юбилей белән котлады.

Вокаль дуэт Дүртөйле турында җыр башкарды, аккомпаниаторы булып аның авторы Виктор Тришин чыгыш ясады. Кызыл тасманы кисү хокук беренче урта мәктәп укучысы­на бирелде. Аннары барысы да күргәзмә залына үтте. Җыелучылар стендларны карады, экспонатларда төрле дәверләрдән фрагментлар күрергә мөмкин: төзелеш ничек барган, предприятиеләр нәрсәләр эшләп чыгарган, нинди күренекле эшчәннәр шәһәрне данлаган һ.б.

Күргәзмә агымдагы ел ахырына кадәр эшләячәк.

Читайте нас: