Заманында бу завод нефть чыгару предприятиесенең структур подразделениесе була. Үз вакытында “Башнефть” АНК кирпеч җитештерү өчен югары технологияле корылмалар сатып алган. Завод гамәлдә тулысынча автоматлаштырылган экологик чиста җитештерү процессы белән кыска срокларда төзелә. Кызган кирпеч белән мич туннельленнән беренче вагонетка 1994 елның көзендә чыгарыла. Шуннан бирле 25 ел үткән, быел завод эшчәннәре чирек гасырлык юбилеен билгели.
Бу дәвердә аның милек формасы да, исеме дә үзгәрде. Хәзер ул “Дүртөйле керамик кирпеч заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дип йөртелә.
Бүген предприятиенең төп продукциясе - яхшы файдалану характеристикалары белән гадәти бөтен һәм бушлыклы керамик кирпеч. Әйткәндәй, тиздән үз ишекләрен ачачак яңа балалар поликлиникасы нәкъ менә Дүртөйле керамик кирпеч заводында чыгарылган кирпечтән төзелгән. Шәһәрдә яңа балалар бакчасы төзелешенә дә беренче сынау партиясе китерелгән. Республиканың Милли яшьләр театры бинасының фасадын предприятиенең визит карточкасы дияргә мөмкин, ул Дүртөйле кирпече белән йөзләнгән.
Әлеге базарда конкуренция зур булуга карамастан, завод продукциясе “бәя- сыйфат” нисбәте канәгатьләндергән үз сатып алучысын таба. Биредәге кирпечне сатып алырга хәтта күрше Татарстаннан да киләләр. Завод елына 10 миллион данә кирпеч чыгаруга исәпләнгән. Продукция ныклыгы һәм кызылдан аксыл сары төскә кадәр үзгәргән буяуларның табигыйлыгы белән аерылып тора. Көн саен предприятиенең товар мәйданчыгына 30 мең данәгә кадәр кирпеч чыгарыла.
Предприятиедә, Уфа шәһәрендә урнашкан төп офис белән бергә, 80 кеше эшли. Берничә ел элек уңайлаштыру һәм камилләштерү процесслары да аны читләп үтмәгән. Заводның чәчәк аткан елларында биредә биналарның архитектур бизәлеше өчен керамик изделиеләр дә, каминнар өчен җыелмалар да, төрле модификациядәге фигуралы кирпеч тә чыгарганнар.
Соңгы еллардагы катлаулы үзгәрешләрне кичергән предприятиенең төп байлыгы - үткән егерме биш ел дәвамында аңа тугры калган кешеләре. Алар исәбендә завод ачылганнан бирле биредә эшләүче баш инженер Альберт Хәйруллин, баш технолог Рамил Муканаев, баш энергетик Леонид Кочетков, карьер мастеры Рушан Хәйруллин, товаровед Зифа Кабилова, смена мастерлары Сергей Синен- ко һәм Радик Тимерханов, киптерү һәм кыздыру операторы Ансаф Гыйльванов, лаборант Илмира Теплякова.
Вакыт алга бара, яңа технологияләр, яңа төзелеш материаллары барлыкка килә. Шулай булса да, завод эшчәннәре үз позициясен саклап калыргатырыша, киләчәккә карап яши. Әлеге вакытта аларның яңа балчык карьеры ачуы моңа мисал булып тора. Беркемгә дә сер түгел, кирпечнең сыйфаты аны эшләү өчен кулланылган материал - балчык һәм бәйләнгән: күпләп яңа биналар төзиләр, комның сыйфатына бәйле. Ә җитештерү кешеләр үзләренә матур йортлар салалар күләме гомуми икътисади хәлдән тора, иң элек, төзелеш тармагының үсешенә икән, димәк, кирпечкә ихтыяҗ булачак.