“Мин әле яшәп туймадым, тагын йөз ел яшәр идем”,
- диде барыбызны да сокландырып, быел үзенең 105 яшен билгеләгән Миңҗиһан Зиннәтулла кызы Әкбарова.
Күптән түгел Салпар авылында аны шушы олуг юбилее белән котларга килүчеләр арасында район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да бар иде. Миңҗиһан Әкбарова да әлеге җәмәгать оешмасында тора. Әби Имай Утар авылында туып- үскән булса да, хәзер кызларының берсенең гаиләсендә югарыда телгә алынган авылда яши.
Миңҗиһан әби тормышны яратуы белән генә түгел, бәлки нурлы һәм җанлы карашы белән дә шаккатырды. Ул кунакларны бик теләп каршы алды, күренүенчә, аларга бик шат иде.
Миңҗиһан Зиннәтулла кызының тол калуына 34 ел. Яраткан ире, Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Мөгаллим 1985 елда, Җиңүнең 40 еллыгы бәйрәмен күреп, бакыйлыкка күчкән. Алар алты бала үстергән, бүгенге көндә дүртесе исән. Гомере буена ул, ал- ял белмичә туган колхозында, ИмайУтар авылында эшләгән.
“Үзе изге күңелле, башкаларга ярдәмчел булганы өчен гомере озын аның, - дип сөйли әбинең кызлары. - Көченнән килгәнчә, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Бездә 1949 елда сатып алынган сепаратор бар иде, авылда бөтен кеше сөт аертырга безгә килде. Ә рәхмәт йөзеннән безгә азрак сөт калдыралар. Бу да гаиләгә ярдәм булгандыр, авыр заманнар иде ич. Авыр тормыш, катлаулы еллар булуга, күп вакыт ирләр эшен эшләргә туры килүгә карамастан, әниебез һәрчак шат күңелле, шаян сүзле булды, төшенкелеккә бирелмәде. Аннары, ул матур җырлый иде”. Әйткәндәй, Миңҗиһан Әкбарованың сөялләнеп беткән куллары бүген, 105 яшендә дә, көчле булуы белән сокландыра. Барысы өчен дә җаваплылык, “командир рухы” бүген дә әбине ташламаган. Ул әле дә тынгы белми. “Син анда ашка тоз салдыңмы? Ә малларны ашаттыңмы? Теге әйбер кайда ул?” Гаилә әгъзаларына шундый сорауларын яудырып кына тора. Ә “контрольдә” тотарлык кешеләре бар. Миңҗиһан әбинең 11 оныгы, 21 оныкчыгы, янә 2 кече оныкчыгы бар. “Тормыштан артта калмагыз, телевизордан концерт, сериаллар гына карап утырмагыз, яңалыкларны да тыңлагыз”, - ди ул кызларына. Мәктәптә уку эләкмәсә дә, вакыйгаларның уртасында булу өчен,ул заманында үзлегеннәнбашта гарәп әлифбасын, аннары латинны (үткән гасырның 30-40 нчы елларында татарлар латин хәрефләре белән язган) өйрәнгән, аннары кириллицаны да үзләштергән.
Күптән түгел ул үзенең туган авылында кунакта булган, анда аны шатланып каршы алганнар, сөйләшеп утырырга килгәннәр. Биредә аңа көчле, ныклы ихтыярлы һәм инициативалы булган өчен, әле дә күпләр “Безнең командир” дип дәшә. Рәисе Зәйтүнә Гатауллина җитәкчелегендә инвалидлар җәмгыяте әгъзалары юбиляр белән ихлас аралашты, аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. һәм аның гүзәллек яратуын белеп, моңлы җыр да башкардылар.