Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 02:00

Ничек террорчылар капканына эләкмәскә

Ел саен 3 сентябрьдә Русия Тер­рорчылыкка каршы көрәштә соли­дарлык көнен билгели.


Ел саен 3 сентябрьдә Русия Тер­рорчылыкка каршы көрәштә соли­дарлык көнен билгели. Традиция буенча бу көндә шәһәрдә төрле истәлекле акцияләр һәм аң-белем тарату чаралары үткәрелә. Район хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм музей җитәкчелеге 10 сыйныф укучыла­ры белән очрашу оештырды, анда җәмгыятьтә экстремистик рух та­ратуны кисәтү темасы кызыл җеп булып сузылды.

Дүртөйле тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда беренче урта мәктәп укучыла­ры белән ачык сөйләшү үтте. Спикерлар булып язучы, прозаик, музей мөдире Мөдәрис Мөсифуллин һәм яшьләр белән эшләү бүлегенең баш белгече Лилия Галәветдинова чыгыш ясады. Алар төрле халыкларның мәдәни һәм конфессиональ үзенчәлекләрен хөрмәт итүнең за­рурлыгы кебек бүгенге көн өчен әһәмият­ле булган мәсьәләләрне күтәрде, Русиянең кайсы төбәкләрендә террорчылык хәвефе дәрәҗәсе югары, кайда түбән бу­луын билгеләде. Ирекле сөйләшү форма­сында яшьләрне социаль челтәрләр чара­лары буенча террорчылык оешмаларына вербовкалауның психологик алымнарын тикшерделәр. Мәктәп укучылары соңгы ун елда терактлар булган урыннарны әйтте.

Бесландагы мәктәпне басып алу һәм штурм­лау вакытында һәлак булганнарны искә алдылар. Балалар сөйләшүдә актив кат­нашты, үз фикерләре белән уртаклашты, сораулар бирде. Өлкән сыйныф укучылары белән мондый әңгәмәләр - яшьләр арасын­да экстремизм һәм терроризм чагылышла­рын иң яхшы профилактикалау булып тора.



Читайте нас: