Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 02:00

Өстәмә урыннар кирәк

Күптән түгел районда БР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы җәмәгать советы секретаре, оешманың юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча комиссия рәисе Наил Ишморатов булып китте.

Күптән түгел районда БР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы җәмәгать со-веты секретаре, оешманың юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча комиссия рәисе Наил Ишморатов булып китте. Ул җәмәгать советының район бүлеге рәисе Таһир Якупов белән Эчке эшләр бүлегендә, “паспорт өстәле”ндә һәм ЮХХДИ теркәү-имтихан бүлегендә булды.

Гәзит укучыларыбызның хәтеренә төшерәбез: эчке эшләр органнары каршындагы җәмәгать советы җәмәгатьчелек белән конструктив диалог, Эчке эшләр министрлыгының халык белән аралашуы һәм полиция эшчәнлегенә киңәш органы сыйфатында гражданнарның, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарының, шулай ук җәмәгать, дини, хокук саклау оешмаларының, эшкуарларның һөнәри берләшмәләренең иҗтимагый әһәмияттәге мәнфәгатьләрен яраклаштыруны тәэмин итү максатында гражданлык контроле өчен булдырылган.

БР Эчке эшләр министрлыгы җәмәгать советы вәкиленең килү мак­саты - полициянең югарыда әйтелгән бүлекләренең халыкка хезмәт күрсәтүен тикшерү иде. Наил Наил улы алардагы мәгълүмат стендларын, хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләр өчен дә кирәкле бүлмәләр булуын өйрәнде. Аны шулай ук, миграция һәм РЭО мәсьәләләребуенчабүлекләрнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗлары өчен никадәр җайлаштырылуы да, мисалга, пан­дусларның булуы, кызыксындыр­ды. Рейд барышында ул тутырган анкеталарда хәтта аптечкалар, ту­алет бүлмәләре һ.б. булу турында­гы мәсьәләләр дә бар иде.

Миграция бүлегендә күргәннәр һәм ишеткәннәреннән канәгать кал­са да, ЮХХДИ РЭО буенча ул кай­бер күрсәтмәләр әйтте. Бу бүлек хезмәткәрләре безнең районнан тыш, тагын дүрт районда яшәүчеләрне хезмәтләндерә. Шуңа да биредә өстәмә бүлмәләргә ихтыяҗ бар, шулай уктранспорт чараларын карауурыны һәм килүчеләрнең автомашиналарына парковка кирәк.





Читайте нас: