Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2019, 02:00

Уналты яшендә фронтка киткән

Курск дугасы өчен алыш­ларда катнашучы, Бөек Ватан сугышы инвали­ды Мостафин Фәгыйть Фәтхелислам улы күптән түгел үзенең 95 яшен билгеләде. Истәлекле көнендә аны котлар­га район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җитәкчелегендә рәсми вәкилләр төркеме кил­де.

Курск дугасы өчен алыш­ларда катнашучы, Бөек Ватан сугышы инвали­ды Мостафин Фәгыйть Фәтхелислам улы күптән түгел үзенең 95 яшен билгеләде. Истәлекле көнендә аны котлар­га район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җитәкчелегендә рәсми вәкилләр төркеме кил­де. Район җитәкчесе су­гыш ветеранына фашист Германиясен Җиңүнең 75 еллыгын исәнлектә- саулыкта каршы алуын теләде. Риф Сәгъдәтулла улы аңа ил Президенты Владимир Путин имзасы куелган, изге теләкләр язылган открытка, шу­лай ук Башкортстан Республикасының 100 ел­лыгына булдырылган юби­лей медален тапшырды.

Әйткәндәй, Курск дугасы янын­дагы сугышларда ике кулы да җитди яраланган булса да, бабайның сәламәтлеге начар түгел. Язмыш аңа мәрхәмәтле булган. Өлкән яшь­тә дә Фәгыйть Фәтхелислам улы үзен яхшы тоя, акылы камил, хәтере әйбәт. Бөтен вакыйгалар белән ихлас кызыксына - гәзитләр укый, күзләренә дә зарланмый, телевизор карый. Узган гомер юлы, шул исәптән, сугыш еллары хатирәләребелән бик теләп уртаклашты ул.

Фронтка Фәгыйть 1942 елның августында киткән. Монда ачыклык кертү урынлы булыр. Авыл Советында туу турында таныклык алганда, ул алдан ук ике ел өстәп

язуларын сораган, нәтиҗәдә фронтка 16 яшьтә киткән, документ буенча гына аңа 18 яшь була. Учебка полкыннан соң, 1943 елныңязында Курск янына эләгә. Җәен анда икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч этапларының берсебулган гаять зур танк алышы бара. Хәрби хәрәкәтләр башланып, ун көн үткәч, яугир Мостафинның ике кулы да яралана. Аннары ярты ел госпитальдә дәвалана һәм нәтиҗәдә аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Ел азагында ул туган авылы Иске Уртайга кайта. Ул чакта, билгеле, тылда ирләр бик кирәк. Фронтовикны шунда ук сельпо рәисенең ярдәмчесе итеп куялар. 1945 елда ул шул авылдан Фәридә исемле кызга өйләнә.

Ветеранның кырык өч еллык хезмәт стажы бар. Ул МТС, салым органнарында, райфода эшләгән. Пенсия яшенә җиткәч тә, эшләвен берничә ел дәвам иткән.

Фәгыйть Фәтхелислам улы тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән. Ул җиде оныгының яраткан картәтисе, ике оныкчыгын да күрергә насыйп булган аңа. Бүген кызларының берсенең гаиләсендә, кадер-хөрмәттә, тор­мыштан ямь табып яши.

Сугыш һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән шулай ук “Рос­сия” токымчылык заводы директоры Рәфил Гомәров, Иске Баеш авыл хакимияте башлыгы Илдус Хәмиев, ветераннарның район советы рәисе Газим Сәетов тәбрикләде.

Читайте нас: